поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.07.2020 Шоу-бизнес

Ләйлә Дәүләтова: Ул хәзер «кияүгә чык син миңа» дип җырлап йөри

Ачык, ихлас. Укучылары белән бөтен уй-хисләрен бүлешә. Кайвакыт укыйсың да, бусын ук язмаса да ярый иде дип уйлыйсың. Ә ул кеше сүзенә карамыйча алга баруын дәвам итә. Соңгы вакытта фәлсәфи шигырьләре белән дә укучы мәхәббәтен яулады. Бүген шагыйрә Ләйлә Дәүләтова нинди уй-фикерләр белән яши? Нәрсәгә борчыла, ниләр эшләргә җыена? Без әнә шуларны белештек.

– Ләйлә, бүген ниләр белән шөгыльләнәсең?
 
– Үз йорты белән яшәүче кешенең физик эшен чутлап бетерә торган түгел. Җәй көне бигрәк тә. Әле менә чия җыйдык та, Гөлмәрьям белән төшен чыгарып кайнатма ясадык. Карлыганнар, җиләкләр җыйдык. Кызу көннәрдә су кердек, ял иттек. Җәйне теләсә кайсы кеше шулай үткәрәдер дип уйлыйм. Җәйнең бер көне кышны туйдыра дигәне менә шулдыр ул. Иҗатка килсәк, яңа шигырьләр бар. Ләкин мин алар белән соңрак таныштырачакмын. Иҗатта стилем үзгәрде. Ун ел элек мәхәббәт турында язсам, хәзер тормыш фәлсәфәсе. “Кеше булып кал” шигыре бар бит әле, менә шул өслүбтә дәвам итәм.
 
Бу елларда иң яратып эшләгән эшем – юбилейлар алып бару. Никах мәҗлесенә, мөселман туйларына да еш чакыралар. Шулай да, юбилейлар күбрәк. Үземә дә бик ошый. Төрле уеннар уйнап, котлашып, җырлашып, рәхәтләнеп бәйрәм итәбез. Шул юбилярларны “Адәм белән Һава” геройлары итеп уйнату аеручы кызык.
 
– Шигырь кайчан языла?
 
– Балам соң йокларга ята. Тугызларда ятабыз, уйнап-көлеп, шаярып йоклап киткәнче ун була. Әле ул йоклап киткәнче, мин беренче йоклап китәмдер. Аннары, сәгать өчләрдә, дүртләрдә уянам һәм менә шул вакытта язарга була. Чөнки шигырь язган вакытта яныңда беркемнең дә булмавы кирәк. Янымда эндәшмичә йөреп торсалар да, мин яза алмыйм. Уяндым да, шигырь яздым түгел, билгеле. Шигырь я бик шатланганда, я бик кайгырганда языла.
 
– “Кеше булып кал” шигыре берәр вакыйгага бәйлеме?
 
–   Ул минем тормышымнан алынган мизгел. Бәби көткәндә шифаханәдә язылды. Гомумән, минем иҗатым – ул минем биографиям. Барысы да чын йөрәктән…
 
– “Адәм белән Һава” тапшыруын сагынасыңмы? Бәлки аңа алмаш булырдай проект уйлап йөрисеңдер?
 
– Башта мин, гомумән, берәр нинди акчалы эшкә керермен дип уйлаган идем. Ләкин халык ул тапшыруны сорап шулкадәр күп яза, шалтырата – уйлана калдым. Беләм, мондый эчтәлектәге хатлар телевидениегә дә, “өстәгеләр”гә дә бик күп килә. Хәтта, махсус яздырдыңмы дип әйткәннәре дә бар. Махсус рәвештә мең кешене яздырып булмый, бер кешене яздырып була. Менә шул меңләгән кешенең яратуын тою, бәлки ул тапшыруны кире ачаргадыр дигән уйны уятты.
 
“Яңа гысыр” каналы җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрем яхшы, Илшат Әминовка да рәхмәттән ары сүзем юк. Ул бу тапшыруны фәлән еллар буе эшләргә ирек бирде. Ләкин бу тапшыру аның сүзе белән ябылды. Димәк, ул шулай кирәк дип тапкан. Ә болай, мин беләм, рейтинг буенча ул беренче урындагы тапшыру. Миңа, синнән алдарак “Новости Татарстана” дип әйткәннәр иде. Аннан кала, “Адәм белән Һава”. Төгәл бернәрсә дә әйтә алмыйм. Карарбыз.
 
– Бүген сине иң борчыганы нәрсә?
 
– Бөтен кеше дә акча эшләү артыннан чаба. Ләкин кирәк булган өчен түгел, теге кешене узыдырыйм, дип тырыша. Хәзер бит тигезсезлек заманы. Шуңа күрә кешенең күңеле тыныч түгел.  Байлар да үзара ярыша. Аларның да күңеле тыныч түгел. Булган өстенә тагын да күбрәк кирәк. Мәсәлән, мин яши торган бистәдә супер байлар гына яши. Монда гади кеше мин генә дип көләм. Аларның да ничек яшәгәннәрен, тыныч булмаганнарын күрәм. Кеше үләчәген оныта. Шуны онытып яшәүләре борчый.
 
Кешене дин генә коткара. Ул сәламәтлеккә дә, нормаль акылга да  алып чыга ала. Ләкин бу яулык бәйләп намаз уку гына дигән сүз түгел. Чөнки көне буе гайбәт сөйләп, кеше тикшереп йөри торган яулык бәйләгән бик күп кызларны беләм.  Бу әле диндә булу дигән сүз түгел. Кеше күңеле белән чиста булырга тиеш. Күңеле белән бөтен әйберне Аллаһы Тгаләнең күреп торганын белергә тиеш.
 
Урамга чыгасың, бөтен кеше ашыга, барысының да йөзе сытык, елмайган бер кеше юк, бу – чыннан да уйландыра. Миннән еш кына, кызыңны ничек тәрбиялисең, хәреф танырга өйрәтәсеңме, дип сорыйлар. Мин аны  хәреф танырга өйрәтмим. Мин аны елмаерга, шат күңелле булырга өйрәтәм. Аның елмаясы килсен өчен мөмкинлек булдырам. Баланы нәрсәдер алып биреп кенә елмайтып булмый. Ул әйбер белән ул бер мизгел елмая, биш минут уйный да, күңеле сүрелә. Балага иң беренче чиратта ярату кирәк.
 
Кешенең шулхәтле акчага табынуы шаккаттыра. Бу бераз көлке дә инде. Байлары да кайгыра бит әле аның. Чөнки балаларын карарга да вакытлары юк, сабыйлар няня карамагында. Бусына әйтер сүзем юк. Кешегә бөтен әйбер кирәк, ләкин чама белән кирәк. Болар барысы кеше күңеленең сәламәт булмавын күрсәтә.
 
Тагын сәламәт булмаган балаларның күплегенә борчылам. Аларны дәвалауга хөкүмәт ярдәм итмимени соң? Хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш түгелмени? Халыктан тиенләп җыю эш түгел инде.

– Хәзерге хәлләр, коронавирус кешеләрне үзгәрттеме?
 
– Үзгәртмәде дип уйлыйм. Бик күпләр үзгәртте диләр дә, чынлыкта барысы да шул килеш калды. Вирус белән ничәдер процент  кеше вафат була, бөтен үзгәреш шул. Минем, һавага чыктым, нинди бәхет икән ул табигатьтә йөрү, дип әйткән кешене күргәнем юк. Инстаграмда фото куеп, язалар, билгеле. Ләкин анда бөтенесе кылана гына. Ул – әкияттә кунакта.
 
– Инстаграмда төрлесе язалар. Була уңае, була негативы дигәндәй. Негативтан ничек сакланасың?
 
– Минем үземнең уем, киңәшләшә торган  кешеләрем бар. Мәсәлән, әнием, бертуган абыем, берничә генә ышанган кешем. Киңәш кирәк булса, алардан сорыйм. Кемнең нинди максат белән язганын мин беләм. Күптән түгел мактаулы исем бирделәр. Инстаграмда 118 мең подписчигым бар. Бу – күп тә түгел, аз да түгел. Болар – реаль кешеләр, уен-мазар белән җыйган кешеләр түгел. Шуларның биш меңгә якыны минем әлеге исем турындагы язмага лайк куйган. Димәк ки, котлаган. 400 дән артык кеше комментарий язган. Бу – сиңа күптән кирәк иде, син моңа лаек – эчтәлеге шундыйрак. Бер генә кеше дә, нишләп бу сиңа бирелгән, дип язмаган. Менә аңа сөендем. Хәтта язды ди бер кеше, ансы исәпкә керми. Ул инде көнләшүенә түзә алмый язган. Халык яратуын тоям, шул миңа көч бирә. Иҗатымның кешегә кирәк булуын беләм. Шул ук “Кеше булып кал” шигырен бөтен кеше белә. Бу – шулай ук бәхет. Ләкин күп язам дип мактана алмыйм. Мин бик аз язам.
 
– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?
 
– Мин  тәнкыйтькә исе китә торган яшьтән үткән. Мин үземә нык каты ышанган  кеше. Аягымда нык басым торам, беркемгә дә  бәйле түгел. Шуңа күрә нишләп тәнкыйтьтән куркыйм инде?! Кемнеңдер тәнкыйтькә исе китә икән, димәк аның бүтән кайгысы юк.  Минем алай кайгырып йөрергә вакытым юк. Дөнья көтәсем бар, чөнки кулымда балам бар. Минем аны матур өйдә яшәтәсем, матур итеп киендерәсем килә. Минем акча эшлисем бар. Тәүлеккә 24 сәгать эшлим дияргә була. Туйлар, юбилейлардан тыш, заказга шигырьләр язам. Ул юбилей дигәннән, шундый әйбер модага кереп китте: кәләшнең, кияүнең әйтәсе сүзләрен заказга яздыралар. Күптән түгел бер кыз хәтта әнисенең, әтисенең, кияүнекен, үзенең әйтәсе сүзләрен яздырды. Кунакларның сүзләрен генә яздырасы калды. Аның каравы туйдан соң барысы да канәгать калды. Бер-берсен кабатламый торган котлаулар күңелле бит ул. Матур, рәхәт. Бу – минем акча эшләүнең бер ысулы. Кайбер байлар юбилейларда ничек шаккатырырга белмиләр һәм махсус ирләренә, халыннарына атап шигырь яздыралар. Хәтта кызына тәкъдим ясарга җыенган егет тә махсус шигырь яздыртты. Кәләш минем иҗатны ярата икән, ул шигырьне махсус китабымның беренче битенә яздыртты. Менә шундый хикмәтләр бар. Әле бит  очсызга язам дип тә әйтә алмыйм, кыйммәткә сатам. Аннары инде Радик Юлъякшин шигырь сорады да,  әрәм булмасын дип  аңа бирдем. Ул хәзер “Кияүгә чык син миңа” дип җырлап йөри.
 
– Кешеләргә нинди теләкләрең бар?
 
– Рәхәт итеп яшәп калыгыз. Балагызны яратыгыз. Үз вакытында бик күп артистлардан интервьюлар алдым. Һәрвакыт юлда булдык, бала карарга вакыт булмады диләр… Аңлыйм, эшләре шундый. Ә бит балалары моңсу. Шуңа һич югы әни кешегә баланы үзең карарга кирәктер дип уйлыйм. Әби-бабайның баланы әйбәтрәк караганын да беләм. Минем әни дә баланы миннән яхшырак карый. Ләкин әни җылысын тоймаган бала елмаеп-көлеп тормый. Ә ул – синең киләчәгең. Синең киләчәгең акча түгел. Акча артыннан чабып дөньяның матур якларын күрмичә калабыз бит. Якыннарыгызны, балаларыгызны кадерләп, матур сүзләр әйтеп, кечкенә чакларында рәхәтләнеп уйнап, яратып калыгыз.. Аннары көнләшмәскә кирәк дип саныйм. Дөнья матур бит, һәр нәрсәнең матур якларын күрә белергә кирәк.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»