|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2020 Хәвеф-хәтәр
Төнлә Казанда суга сикергән исерек ир-атны коткарганнарТатарстан башкаласында төнлә «Казан» Гаилә үзәге янында суга сикергән һәм бата башлаган исерек хәлдәге ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Төнге икенче яртылар тирәсендә 112 бердәм номерына «Казан» Гаилә үзәге каршында исерек хәлдәге ир-атның койма аркылы суга сикерүе хакында хәбәр килгән. Аның бату ихтималы да булган, дип яза агентлык.
Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Гаилә үзәгеннән 500 метр ераклыкта хәле беткән ир-атны табып алган. Аны көймәгә утыртып яр буена алып чыкканнар һәм полицейскийларга тапшырганнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|