|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2010 Мәдәният
РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА: «ЯХШЫ ӘСӘР ЯЗСАҢ, РЕЖИССЕР ТАБЫЛА!»Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла киң катлам әдәбият сөючеләргә гыйсъянчы иҗат әһеле буларак мәгълүм. Дөньяны ул үзенчә күрә, без соклана торган күп нәрсә аңа гадәти тоелырга мөмкин. Без битараф кына узып китә торган иң гадәти бер нәрсәдән ул исә фәлсәфә чыгара белә. Соңгы елларда ул драматургиядә дә ныклы адымнар ясады. “Саташкан сандугач” пьесасы Г.Камал театрында зур уңыш белән барды. Куелып ятучы пьесалары да бар. Г.Камал театрында П.Кальдеронның “Тәкъдир” исемле әсәре дә Ркаил тәрҗемәсендә дөнья күрде. “Урыс кышын озату”, “Ил”, “Кояшлы күзләр” “Күрәзә” китаплары күпләрдә зур кызыксыну уяткан иде. Җыеп кына әйткәндә, Ркаил битараф калдыра торган шагыйрьләр рәтеннән түгел.
– Ркаил абый, хәзерге шартларда татарның иҗатчылары үзләрен ничек хис итә дип уйлыйсыз?
– Гамил Афзалның бер шигыре бар. Менә язам, китаплар чыга, ә күңелдә һаман канәгатьсезлек хисе, ди ул. Язучыда беркайчан да канәгатьләнү хисе булырга тиеш түгел. Әгәр ул әсәрләреннән канәгать була башласа, чын әсәрләр язудан туктый дигән сүз. Язучылар берлеге дәүләткә бәйлеме, бәйсезме дигән мәсьәләгә килгәндә исә, каләм әһелләре, миңа калса, дәүләткә бәйсез була алмыйлар да. Рухи оппозиция булырга тиеш. Дәүләтнең дә ярдәмен тоеп, үзебез дә базар мөнәсәбәтләренә тәңгәл килә торган гамәлләр кылырга кирәк.
– Белүебезчә, берлекнең күпчелеге олы яшьтәге әдипләребездән гыйбарәт. Хәер, соңгы арада яшьләр дә аяклана башлады. Алмашка килүче яшьләрдән Сез канәгатьме?
– Бер акыл иясенең сүзе бар: “Егерме яшьлек шагыйрьләре булмаса, әдәбиятнең киләчәге юк”. Аллага шөкер, безнең менә соңгы елларда яшь язучылар бер буын булып калкып чыкты. Сөенечле хәбәр, әлбәттә, һәм алар арасында бик талантлы кешеләр бар. Аларга, миңа калса, редакцияләр дә хәерхаһлы, китап нәшрияты да. Әлеге яңа дулкынның калкып чыгуының бер сәбәбе шунда – аларның балачагы милли үзаңыбыз уянган чорга, татар теленә игътибар арткан вакытка туры килде. Шуңа күрә, әдәбиятка яңа көчләр килү турыдан-туры милли мәгарифкә бәйле. Милли мәгарифне, үз телебездә укуны саклап калган вакытта безнең арага яшьләр киләчәктә дә килер дип уйлыйм.
– Язучылар берлегендә алар нинди дә булса яклау табамы?
– Әлбәттә, аларга иҗат итү өчен шартлар да тудырырга кирәк. Мәсәлән, авылдан килгән талантлы кыз яки егет югары уку йортын тәмамлагач, күп очракта редакциягә эшкә урнаша. Аңа кайдадыр яшәргә кирәк булып чыга. Бәлки аларга ипотека кредиты алганда ташламалар ясау, грантлар бирүне уйларга кирәктер. Әдәбият-сәнгатьтә кайнаган яшьләр өчен тулай торак төзү мәсьәләләрен күтәрергә кирәк. Шушы мәсьәләләргә игътибар артса, иншалла, меңъеллык татар әдәбияты имин булыр!
– Халык язучысы Разил Вәлиев бер әнгәмәсендә драматургның үз режиссеры булса гына язганнары сәхнәдән куелачагына өмете бар, дигән иде. Ә Сез үз режиссерыгызны таптыгызмы?
– Миңа калса әйбәт драма язарга кирәк. Әсәр яхшы булса, барыбер режиссер табыла инде ул. Режиссерның да бит халыкка таныласы, үзен күрсәтәсе килә. Начар пьеса белән үзеңне күрсәтеп булмый. Һәр режиссер үтемле, үзенчәлекле әсәр эзли, дип уйлыйм мин. Әлбәттә, драматургның үз сердәше, мәсләктәше булса әйбәт инде ул. Туфан Миңнуллин белән Марсель Сәлимҗанов шундый иде. Яхшы әсәр язсаң, режиссер табыла.
– Драматургия җәһатеннән нинди планнарыгыз, нинди максатларыгыз бар?
– Түбән Кама драма театрына комедия язып биргән идем. Баш режиссер Рөстәм Галиев күптән сорый иде инде. «Паспортлы шүрәле» күптән язылган иде инде. Мин аны яңадан эшләп бирдем. Алла боерса, бу сезонда куя башларга тиешләр. Буа дәүләт сатира театрына «Бер картлыкта, бер яшьлектә» әсәрен тапшырдым. Әле күптән түгел генә Әлмәт театры директоры әсәр сорап элемтәгә чыкты. Болай, эшләргә исәп бар. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, илһам бирсен.
– Ркаил абый, «Яңа татар пьесасы» бәйгеләре уздырыла. Драматургларга аның файдасын ничек бәялисез?
– Әлбәттә, иҗатта ярыш уздыру сәеррәк кебек тоела. Әдәбият спорт түгел, урын биргәндә дә субъектив моментлар да бардыр. Ләкин, стимул буларак, драматургларга ярдәме тия. Мин анда үзем дә катнашып, ике тапкыр призлы урын да алдым. Синең хезмәтеңне аңлыйлар, бәялиләр икән, бу автор өчен куаныч.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|