|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2020 Ана теле
Ана теле: Тел кануннарын – сөйләмебезгә. Сингармонизм (ДӘВАМЫ)Үткән язмада канунның алынмаларга карата таләпләренә тәфсилле тукталсак, инде татарның төп сүзләрендә сузык авазлар гармониясенә кабат кайтыйк. Уйлавымча, сузыклар гармониясенең нигезе борыңгы заманнарда һәр берәмлекнең сөйләмдә калын да, нечкә дә була алуында чагылган. Бу үзенчәлек татар язуы барлыкка килеп, аңа рун, уйгыр алфавитлары уйлап табылгач, шуларда да урын алган. Телнең бу сәләт-үзенчәлеген бүген дә бик күп берәмлек саклый; без аларны, башлыча, абсолют синоним итеп кулланабыз: акрын-әкрен, аз-әз, чабалану-чәбәләнү һ.б.
Күпчелек галим, укытучы әдәби телдә мондый параллелләр булырга тиеш түгел, сингармонизм законына буйсынмый икән, ул сүз йә мөстәкыйль мәгънәле берәмлек, йә диалектизм саналырга тиеш, диләр. Мәктәптә катык ачы, лимон әче дипме, әллә киресенчәме башкатырулары истә калган. Хәтерлим: бер студентым, шул “кагыйдә”не истә тотыптыр инде, лимон әче була, ә “ачы” туйда үбештерер өчен кычкыра торган сүз, дип аңлатырга маташкан иде.
Дөрес, вариантларның берсе мөстәкыйль сүз булып аерылып китүе бик еш очрый: тою-төю, тарта-тәртә, чәчәк-чачак, сук-сүк һәм башкалар. Шулай да төптә боларның да мәгънәдәшлек төсмерләрен тоемлау кыен түгел.
Мәгънәдәш параллельләрнең күбесе, чыннан да, диалектизмнар һәм кардәш тел берәмлекләре сыйфатында кабул ителә: кычыткан-кечерткән, яр-йәр, чыпта-септә һ.б.
Мисалларны тарихи чыганаклардан, халык авыз иҗатыннан да күпләп китерергә булыр иде. Менә дастаннан берничә мисал: “Баян чабаланып сихерче янына бара”; “Кыз белән утыра егет, янаш утырганнар шулай”; “Һавада тургайлар сырлаша”; Бик борыңгы телебездә ана арслан әрсәлән булган икән.
Болар барысы да – телебезнең байлыгы, хәзинәсе; берсен дә тибәрергә, читләштерергә ярамый. Аларны хәрәкәткә китерүнең төп юлы – ул сөйләмгә җәлеп итү. Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә үстерү бурычын, ягъни аны куллану өлкәләрен ишәйтү бурычын хәл иткәндә бу мөмкинлекне дә эшкә җигәргә кирәк иде.
Кызганыч ки, моңарчы сингармонизм күренеше, башлыча, тел фәне кысасында, анда да морфология һәм лексика (ягъни сүз төзелеше) өлкәсендә генә өйрәнелде. Димәк, канунның йогынтысы бездә аерым сүзләргә, сирәк очракта гына сүзтезмәләргә мөнәсәбәттә карала. Ә бит сүзләрнең төзелешен дә, семантикасын да, шул исәптән, калынмы-нечкәме әйтелешен дә,– беренче нәүбәттә сөйләм оештыру ихтыяҗыннан өйрәнергә тиешбез. Шулай булгач, сингармонизм канунының сүздән эрерәк берәмлекләргә, ягъни сүзтезмәгә, синтагмага, фразага,– йогынтысын өйрәнү иң беренче максат булырга тиештер. Ә кем хәтерли мәктәптә сингармонизм законының сүздән эрерәк берәмлекләр турындагы берәр кагыйдәсен!? Игътибар белән тыңласагыз, әйтмә сөйләмдә төнбоек, суүсем синтагмаларында әйтелешнең сингармонизм законына тулысынча буйсынуын тоярсыз: тонбоек, сүүсем. Шулай булгач, дәреслектәге: ”Сингармонизм законы кушма сүзләргә кагылмый...” дигән искәрмә нигезсез була түгелме?..
Канун сөйләмнең синтагма, фраза кебек берәмлекләрендә дә чагылыш таба, икенче төрле әйткәндә, сөйләм төгәл, ачык, аһәңле булсын өчен татар кешесе бу законнан, аның кагыйдәләрен үтәп, файдаланырга тырыша. Тәҗрибәле әдип, шагыйрьләр, сәхнә осталары бу мөмкинлекне нечкә тоеп эш итә. Менә Дәрдмәндтән мисаллар: “Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар...”; яисә: “Җым-җымылдап уйныйдыр җирнең өсте...”. Сибгат Хәким шигырьләрендә, әйтик, ымсындыруны да, өмсендерүне дә очратабыз; хәтерлисезме: Зифа Басыйрованың “Суда, суда, суда йөзәләсеңме; мин сине күрми түзәлмим, ә син түзәләсеңме?” дип җырлавын! Татарның көй-аһәңен, сыгылмалылыгын ничек нечкә тоеп, ничек күңелгә ятышлы итеп җиткерә белгән. Бүгенге шагыйрь, журналистларның да иҗатыннан уңай мисалларны күпләп китереп булыр иде. Мөдәррис Әгъләм текстыннан әле генә китергән мисал – шуңа дәлилдер. Шулай да күңелне тырнаучы мисаллар да аз түгел. Татар теленнән олимпиада барышында укучыларның “яз әкрен генә китә...”, “җәй акрын гына килә” дип язуларына тикшерүчеләрнең дә игътибар итмәве уйланырлык, борчылырлык түгелмени?!
Бу кыйбладагы күзәтүләрегез үзегездә дә җитәрлектер, үрнәк булырдайларын, сабак алырдайларын безгә дә җиткерегез. Сөйләмебездә телебезнең сингармонизм канунына тугры калу – һәркайсыбызның мәҗбүри бурычыдыр.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ |
Иң күп укылган
|