|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2020 Җәмгыять
«Үлемсез полк» йөреше кайчан узачакЭлегрәк Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында 9 майдан 26 июльгә күчерелгән «Үлемсез полк» акциясен 2 сентябрьдә үткәрергә планлаштыралар. Мәскәү мэриясенә якын зат һәм илнең бер төбәге җитәкчелеге белән бәйле кеше «Үлемсез полк» йөреше вакыты үгәрүе турында сөйләгән. Башкала мэриясенә якын булган зат сүзләренә караганда, Мәскәүдә әлеге акциягә әле әзерләнә башламаганнар. Ул аны үткәрү мөмкинлеге 2 сентябрь булыр, дип атады.
Шул ук датаны Федерация субъектларының берсе җитәкчелеге белән бәйле кеше раслады. Йөрешне күчерүнең сәбәбе итеп ул коронавирус белән булган хәлне атады.
Шул ук вакытта федераль түрә «Үлемсез полк»ның начар һава шартлары белән күчерелүенә бәйле булуын әйтә. Эссе һавада йөрештә катнашучыларга начар булырга мөмкин, дип аңлатты ул.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|