поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.07.2020 Хәвеф-хәтәр

Сулыкларда сак булыгыз! Бер атнада 14 кеше батып үлгән!

Бу атнада гына Татарстан сулыкларында 14 кеше батып үлгән. Ел башыннан исә 42 кеше бакыйлыкка күчкән. Шул исәптән ике бала да суда баткан. Узган ел белән чагыштырганда, 12 кешегә артыграк дигән сүз.

Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте. Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, эссе көннәр җитү белән кешеләрнең суга батып үлүләре зур проблемага әйләнде.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять шартларында чикләүләр кертелүгә дә карамастан, халык күлләргә-елгаларга агыла. Хәбибуллин сүзләренә, һәлак булган 14 кешенең яртысы диярлек тиешсез коену урыннарында су кергән. Моннан тыш, барлык һәлак булучыларның ике дистәдән артыгы исерек хәлдә була. Проблема аеруча Казанда (6 кеше үлгән), Нурлатта (4 кеше, шул исәптән 1 бала), Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чаллы (3әр кеше), Чирмешән, Менделеевск районнарда ачык күренә. Тагын 13 районда сулыкларда берәр кеше батып үлгән.

Проблеманың кискен торуын истә тотып, шәһәр һәм районнарда мобиль патруль төркемнәре оештырылган. Тик бар җирлектә дә бу эшкә җаваплы карамыйлар икән. Татарстанда инде икенче атна бик эссе һава торышы, мондый ситуация әле аз дигәндә тагын атна ярым булачак, дип искәртте Рафис Хәбибуллин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та вәзгыятьнең катлаулы икәнен белдерде. Ул район һәм шәһәр башлыкларына проблемага җаваплы карарга тиешлекне искә төшерде.

"Сезнең бурыч - кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, сез үз территориягездә барысы өчен дә җаваплылык тотасыз", дип ассызыклады Президент. Суга батып үлүчеләрнең исерек хәлдә булучылары күп икәнен искә төшереп, Р.Миңнеханов җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр куллану һәм мондый урыннарда исерек хәлдә йөрүне туктату буенча чаралар күрергә чакырды.

 

 

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 11.07.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»