|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2020 Мәдәният
Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре Думасы депутатлыгына кандидат булып күрсәтелде
Гүзәл Сәгыйтова 4 нче Академическая сайлау округыннан депутат булып бара. Бу – шәһәр үзәге, ягъни, Казанның Вахитов районы. «Бердәм Россия»дән Казан шәһәр Думасы депутатлыгына кандидатлар исемлеге турында карар партиянең җирле бүлекчәсенең XXXIII конференциясендә кабул ителде. Кандидатлар исемлеген Казан мэры Илсур Метшин җитәкли. «Бердәм Россия» партиясеннән Казан шәһәр Думасы депутатлыгына кандидатлар исемлеге мэрия сайтына урнаштырырган, дип яза Татар-информ.
Гүзәл Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетында «Филология» белгечлеген алган. 2007 елда аспирантураны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган. «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә, Казан дәүләт консерваториясендә эшләде. 2018 елның сентябрендә Кариев театры директоры итеп билгеләнде. Апрель азагында Казан мэры Илсур Метшин карантин вакытындагы эшчәнлек белән танышу максатыннан, Кариев театрында булган иде. Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов та катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|