|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2020 Дин
Быелгы нисаб күләме һәм Корбан гаетенең көне һәм сәгате билгеле булды
Зөлкагъдә аеның 19-нчы көнендә (10-нчы июльдә), Нәзарәттә шәригать белгечләре һәм казыйлар катнашында Татарстан Республикасында Корбан бәйрәмен үткәрүне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте.⠀ Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык әҗәтләрне түләгәннән соң калган 16 000 сумны тәшкил итә (10-июль көненә бер грамм көмеш бәясе 27 сум тора). Корбан чалу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: мөселман динендә һәм балигълык яшендә булу, коллыкта саналмау (төрмә мәгънәсендә түгел), сәфәрдә булмау һәм нисабка ия булу (бу очракта кимендә 16 мең).⠀Дин белгечләре шулай ук Татарстан мәчетләре өчен Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазен уку, гает намазын башкару вакытларын билгеләде: 31-нче июль көнне мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелу һәм Коръәннән аятьләр укый башлау тәкъдим ителде. Сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре укыла башлаячак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин.⠀
Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Корбан чалу урыннары өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|