|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2020 Мәдәният
Гүзәл һәм Илһам Мостафиннарга "Мәхәббәт Һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казан шәһәр филармониясе бик матур парга – Гүзәл һәм Илһам Мостафиннар гаиләсенә ихлас котлауларын ирештерә. Илһам әфәнде Казан филармониясендә 2008-2010 елларда директор булып эшләгән кеше, бүгенге көндә «Северный» мәдәният йортын җитәкли. Гүзәл ханым Казан филармониясендә 2006 елдан бирле чаралар алып баручы, нәфис сүз остасы булып эшли. Әлеге күркәм гаиләгә сокланып, алардан үрнәк алып, Мостафиннарга алга таба да зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.
--- |
Иң күп укылган
|