|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2020 Могҗиза
Җирләгәч, 2 айдан соң кайтып кергәнКытайның Чунцин шәһәрендә яшәүче ир үзен кремацияләп җирләгәннән соң 2 ай үткәч, исән-имин гаиләсе янына кайткан. Март аенда психик авырудан интеккән Цзяо исемле 43 яшьлек ирнең туганнары аның югалуы хакында полициягә хәбәр иткән. Апрель башында алар Цзяоның Чжэцзян провинциясендәге Вэньчжоу шәһәрендә табылуын беләләр. Икенче көнне Цзяоның гаиләсе Вэньчжоуга бара. Табиблар пациентның реанимациядә авыр хәлдә булуын, туберкулез белән авырганга күрә мөгаен аякка баса алмас дип тә хәбәр итәләр. Цзяоның туган тиешле абыйсы аны таный алмый, чөнки ирнең йөзен кислород битлеге каплаган булган.
Гаиләсе үлем хәлендәге Цзяоны өйгә алып кайтырга карар итә һәм бу аларга 12 мең юаньгә (122,6 мең сум) төшә. Кайткан чакта Цзяо үлә. Туганнары аның мәетен күрми, чөнки коронавирус белән көрәш шартларында мәрхүмнең җәсәден шул ук көнне яндыралар. Мәрхүм туганын купшы итеп җирләр гаилә тагы 140 мең юань (1,4 миллион сум) акча тотына.
Май ахырында Цзяоның туган тиешле абыйсына полициядән шалтыраталар. Полиция офицеры Шанжао шәһәрендә үзен Цзяо дип атаган яшәргә урыны булмаган кешенең табылуын хәбәр итә. 5 июльдә ир полицейскийлар ярдәмендә өенә кайта һәм, ниһаять, туганнары белән кушыла. Психик авырулы булганга күрә Цзяо Шанжайга ничек барып чыгуын тәгаен аңлата алмый.
Цзяо дип уйлаган ирнең исеме билгесез. Мәрхүмнең кесәсендә Цзяо документлары табыла, буталчык шуннан килеп чыга да инде. Җитмәсә, ул Цзяо документларындагы фотога охшаш булган, аның кебек туберкулез белән дә авырган.
Цзяоның туганнары дәваханәдән компенсация таптыра. Ә хастаханә вәкилләре: “Үз туганнары пациентны танымагач, без аның кем булуын каян белик?” – диләр.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Guang Niu / Getty Images
--- |
Иң күп укылган
|