Без сезне ишеттек!❤️ ⠀ 9 июль 19:00 да һәрберегезне ЗУР онлайн Сабантуйга чакырабыз!
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2020 Мәдәният
Ваһапов фонды хәйрия Сабан туенда катнашырга чакыра. Кергән акча балаларга күчереләчәкРәшит Ваһапов фонды 9 июль көнне кичке сәгать 7 дә зур онлайн концерт үткәрә. Бу гади генә чара тугел. Концерттан кергән акчалар ДРКБ ның онкогематология һәм неврология бүлекләрендә дәваланучы балаларга күчереләчәк. Билет сатып алган һәркем авыру белән көрәшүче сабыйларга ярдәм итә. Бу турыда махсус видео-хисап булачак. Концертка керү хакы - 200 сумнан башлана. 200, 500, 5000 сум - күпме бирергә үзегезнең ихтыярда. Чара "Вагаповский фестиваль" ютуб-каналында узачак. Концертка керү өчен акча 200 сум + күчерергә кирәк. Акча күчерүнең скриннын һәм телефон номерыгызны күрсәтелгән номерга җибәрергә. Онлайн хәйрия концертына рәхим итегез, күңел дә ачарбыз, саваплы гамәл дә башкарырбыз, диләр Ваһапов фонды җырчылары.
--- |
Иң күп укылган
|