поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
06.08.2010 Җәмгыять

БОЗЫЛМЫЙ ТОРГАН СӨТ

– И Ходаем, кайчан бетәр бу ачлык, өйдә аяк басар урын да калмады бит инде?! – дип әйткән ди берәү, балконга чыккач, әрдәнәләп өелгән токмач кабы башына ишелеп төшкәннән соң.

Әлбәттә, бу – мәзәк. Ләкин никтер бер генә дә көләсе килми. Чөнки бу бит безнең чынбарлыктан алынган нәрсә. Мәсәлән, сиксәненче елларда кибет киштәләрендә берни дә калмагач, хәтта ипине дә суыткычта туңдырып саклаулар әле дә истә. Һәм аны һич кенә дә көлке дип әйтмәс идем.

 

Инде менә тагын халык мәш килә. Корылык аркасында ачлык-мазар була калмагае, дип, һәркем запас җыя. Дөрес, базарда әлегә оны да, ярмасы да күренә. Ләкин паника көчәеп китсә, аларның күз ачып йомганчы юкка чыгу ихтималын да онытырга ярамый. Безнең инде андый хәлләрнең шаһитлары булганыбыз бар.

 

Әйтергә кирәк, мондый ыгы-зыгы иң беренче чиратта сәүдәгәрләр өчен файдалы. Инде алар базарда азык-төлеккә бәяләрне шактый сикертеп тә өлгерде. Нишләтәсең, кемгә ачлык, ә кемдәдер табыш алу кайгысы...

 

Корылык әле һаман чигенергә уйламый. Басуларда икмәк язмышы инде хәл ителде. Көтелгән уңышның биштән берен генә җыеп ала алсак та зур җиңү дип әйтергә була. Ләкин кукуруз, бәрәңге, шикәр чөгендере кебек мөһим культураларны да югалту куркынычы көннән-көн арта бара. Дөрес, Хөкүмәт тынычландыра анысы. Корылыкка да карамастан, кышка җитәрлек азык-төлек запасы бар, дип ышандыра. Ләкин халыкта паника таралып өлгерде. Кешеләр базардан капчык-капчык он, ярма, токмач, шикәр комы ташый. Мәсәлән, сатучыларның сүзләренә караганда, Идел буе районы базарында онга сорау гадәттәгедән 4 тапкырга арткан. Шулай ук токмач белән ярманы да күпләп алалар, ди. Кыскасы, «курыкканга куш, койрыгы белән биш» дигән кебек, халык, кытлыктан куркып, ул кытлыкны үзе үк тудыра.

 

Запас туплау дигәннән, он, ярма, токмачны әле аңларга була. Аларны айлар буе сакласаң да тиз бозылмый. Ә менә терлекчелек продуктлары, мәсәлән, сөт белән нишләргә? Аны бит озак саклау мөмкин түгел. Хәер, кайберәүләр хәтта аның да җаен тапкан, мин сиңа әйтим. Әле шушы көннәрдә генә үзем яшәгән Ю.Фучик урамындагы «Эдельвейс» кибетеннән сөт сатып алган идем. Гадәттәгечә, аның кайчан чыгарылган булуына игътибар иттем. Йа Хода, баштагы чәчләр үрә торды, сөт инде 29 мартта ук тутырылган. Дөрес, аның саклану срогы бары тик быелның 24 декабрендә генә бетә дип тә язылган язылуын. Ун ай буе саклана торган нинди сөт була соң инде ул? Ягъни аңа ниләр кушылган һәм аны сөт дип курыкмыйча эчәргә ярыймы?! Нишләтәсең, шикләнсәк тә, эчтек инде. Хәзер, кем әйтмешли, кибеттәге бар нәрсәдән дә шикләнергә була. Адым саен консервант. Инде хәтта итне дә чын ит дип әйтүе кыен.

 

Теге мин сатып алган сөткә килгәндә, аның кабына, «Простоквашино» «ультрапастеризацияләнгән һәм коры сөтсез ясалган продукт», дип язылган. Аны «Юнимилк» компаниясенең Казандагы «Эдельвейс-М», Красноярск, Саранск һәм Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрләрендәге сөт комбинатлары җитештерә икән.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ | 06.08.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы