|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2020 Милләт
Гөлсирин Абдуллина: "Әти-әнием алдында бу җырны елый-елый башкардым" (ФОТО+ВИДЕО)Рәшит Ваhапова фонды башкаручысы, челтер чишмәдәй тавышлы җырчыбыз Гөлсирин Абдуллина тамашачыларга яңа җыр тәкъдим итә. "Әнкәй, мин еламыйм!" җырының көен Гүзәлия, текстын Венер Фәттахов иҗат иткән, аранжеровкасын Илмир Әзгамов эшләгән. - Бу җырым белән тамашачыларыма газиз әти-әниләребезнең, туган нигезләребезнең кадерен белик, дип мөрәҗәгать итәм, - ди, Гөлсирин Абдуллина. - Яннарында вакытта бик беленми, читкә киткәч, бигрәк сагындыра. "Әнкәй, мин еламыйм!" җырын күз яшьләрсез җырлый да алмыйм, күңелем тула, бигрәк тә әти-әни алдында башкару авыр булды, күз яшьләремне тыя алмадым. Бу җыр миңа бик кадерле, тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанам!
--- |
Иң күп укылган
|