|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2020 Шоу-бизнес
Чулпан Йосыпова икенче тапкыр кияүгә чыкты (ФОТО)Чулпан Йосыпова инстаграмында никах фотолары белән уртаклашты. "Гомерлек булсын иде" дип язган ул. "Матбугат.ру" алданрак хәбәр иткәнчә, җырчының кияүгә чыгуы турында имеш-мимешләр моннан өч-дүрт ай элек ишетелә башлады. Инде менә расланды: бүген никах укытканнар. Беренче ире Арсен белән Чулпан 2014 елда өйләнешкәннәр иде. 2017 аерылыштылар. Уллары Солтан үсеп килә. Ул авыр вакытларын искә алып, Чулпан журналистларга: "Дөресен әйткәндә, бергә яшәмәдек, дисәң дә була. Ул - Пермьдә, мин Казанда... Айга бер тапкыр килеп йөрде. Элегрәк мин Бардага кайта идем. Бала тугач, еш йөри алмый башладым. Аерылышуыбызның төп сәбәбе шушы", - дип сөйләгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|