Быел Сабантуйлар башкача уза. Шулай да халкыбыз күңелендә Сабантуй аерым урын алып тора.
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2020 Бәйрәм
Ильяс Халиков гаилә онлайн Сабан туенда тәкә откан (ВИДЕО)Ильяс Халиковлар гаиләсендә кечкенә генә Сабантуй узган. Ильяс аны “онлайн” дип атаса да, ул офлайн килеп чыккан. Чын көрәш белән, батырга тәкә белән, чабыш һәм ярышлар белән. Хәер, тамашачылары онлайн икән. Ильяс Халиков сөйли: - Быел Сабантуйлар башкача уза. Шулай да халкыбыз күңелендә Сабантуй аерым урын алып тора. Һәр гаилә бәйрәмне гаилә форматында үткәреп, тәрбияви рәвештә уздырса, традицияне хөрмәт итү, балаларга дөрес үрнәк күрсәтү булачак! Без дә гаилә форматында онлайн Сабантуй уздырырга булдык. Матур булды. Булмый ни?! Тәкәсе үземә булды бит!” (көлә). Икенче урынга исә кәҗә булган.
Видеодан күренгәнчә, Сабантуйда дәрәҗәле кунаклар да бар: Вакыйф Дәүләтшин – Россиянең атказанган тренеры, Ислам Халиков – көрәш буенча спорт остазы, Инсаф Хәсәнов – Кукмараның өйләнмәгән көрәшче егете.
Тамашачылар: Исламия, Хәнифә, Камалия, Кадирә Халиковалар.
“Онлайн форматта тәкә ите ашарга килегез!” – ди Ильяс Халиков.
--- |
Иң күп укылган
|