|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2010 Юмор
БӘРӘКАЛЛА
Кабак кыйссасы
Туфан абый быел бакчасына Австриядән урлап кайткан немец кабагы орлыгы чәчкән булган. Бу «фриц токымнары» аның бөтен бакчасын басып, 3 сутый кабак плантациясе барлыкка килгән. «Быел кабак бәлеше ашап, кабак согы эчеп кенә торасы булыр инде», дигән ди Туфан абый, әллә куанып, әллә борчылып.
Иҗат бәрабәренә түгел, иҗат хакына
Туфан Миңнуллинның кызлар аягына карап торуы соклану гына түгел, яңа робагыйлар, пьесалар өчен тема эзләү дә, имеш. Күптән түгел Бауман урамында Туфан абыйның бер матур кызның төз аякларына карап торганын күреп кайттылар. Тиздән... яңа пьеса булачак!
Үзгәреш-ш-ш...
Туфан Миңнуллинны чаккан шөпшә «без-без» дип безелдәвен онытып, «кыз-кыз» дип кызылдый башлаган.
Матур алдану
Оныгы Диләрәнең кызы 1 яшь тә 4 айлык Сәйдә беренче «ыг-гы»сын әйткәч, Туфан абый : «Сәйдә миңа «Бабай, мин сине яратам», - дип әйтте», - дип, бер ай аягын җиргә тидерми куанып йөргән.
Гадәт китми...
Туган авылы Мәрәтхуҗага кайткач, Туфан абый энекәше Альбертның бакчасыннан 8 кәрҗин алма урлаган. Алма кирәктән түгел, балачак гадәте үзен оныттырмый, шайтан алгыры.
Белдерү!
Юбилей кичәсендә кияр өчен Туфан Миңнуллин чалбары үзе үтүкләнә торган кәчтүм эзли.
Миңнуллин «плюс»
Туфан Миңнуллинның бакчасында бихисап төрле тәмле үләннәр үсү сәбәпле «Сәхнә»леләр үлән чәенә ияләшкәнәр. Алардан хәзер я бөтнек, я рәйхан исе килә.
|
Иң күп укылган
|