поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.07.2020 Ана теле

Ана теле: Кабатлау законы ничек үтәлә?

Гыйбадулла Алпаров аны болай икрар итә: “Кабатлау. Сүзләрнең тышкы төре бездә, кушымчалардан һәм тәртиптән башка, бер сүзне бөтен көенчә йә аның бер кисәген тәкрар әйтү – кабатлау белән дә ясарга мөмкин...”.

Тормышта кирәкле, фәнни ачыш дәрәҗәсендәге, дөрес, чын законнар, – кайсы гына кыйбла-өлкәнекен алма,– чыннан да, гадый һәм кыска була. Мисалга, менә шушы – кабатлау кануны (законы) татар теленең, башка бик күп төрледән-төрле телләрдән  аермалы буларак, аның асыл үзенчәлеген билгеләүче “тамгасы” булып тора. Сүзләрнең тулаем һәм аерым өлешләрен кабатлау белән өр-яңа мәгънәгә яисә мәгънәнең төгәллеген һәм хиссилеген тәшкил итә торган бихисап төсмерләренә, өстәвенә әле, гомумән дә, сөйләмнең кыска-җыйнаклыгына, милли көй-аһәңлегенә ирешелә.
   
Кабатлау кануны, тулаем алганда, телнең берничә лексик-семантик, грамматик һәм синтаксик-структур юнәлешле күренешләрендә урын алса да бүгенге сөйләм гамәлиятендә тел кулланучылар аны, башлыча, парлы сүзләр һәм синтаксик фигуралардан – кабатлау күренешләре белән бәйләп гамәлгә ашыралар. Бу күренешләр, шөкер, тел фәнендә шактый тәфсилле өйрәнелгән; бу темалар берникадәр мәктәп һәм югары уку йортларында да өйрәнелә.
   
Парлы сүзләр чын мәгънәсендә кабатлау канунының асылын тәшкил итә, ягъни ул татар теленең иң милли үзенчәлекләреннән берсе. Фәлән кеше телне төпле белә, аның сөйләме чын татарча – үтемле, тәэсирле, аһәңле, дип бәяләнә икән, бу сөйләм, иң беренче чиратта, парлы сүзләргә бай булыр; язучыларыбыздан Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширев, Хәсән Сарьян һ.б. тел осталарының әсәрләрен бүгенге язучыларныкы белән чагыштырып карагыз, соңгыларында парлы сүзләрнең ким булуын, шул сәбәпле әсәрләренең сәнгати-хисси үтемлелегенең дә кайтыш булуын тоярсыз. Яисә матбугатта күренекле язучы, журналистларның, халык хәбәрчеләренең татарча уйлап язган язмаларын урысчадан тәрҗемә ителеп бастырылган язмалар белән чагыштырып карагыз, һич шикләнмичә әйтә алам, соңгыларында парлы сүз бермә-бер ким булыр яисә бөтенләй булмас, чөнки аларда татарның милли рухы, милли фикерләү нечкәлекләре чагылып җитмәгән булыр. Әйтик, күпчелек газетның яңа ел алды саннарында “якынаеп килүче Яңа ел” диелә, ә журналист Шамил Баһаветдинев “менә-менә килеп кергән Яңа ел”, ди. Гомәр Бәширев әйткән “тел мамыгы” менә шушындый энҗе бөртекләреннән җыела да инде.
   
Парлы сүзләргә, аларны тел һәм гыйлем чарасы буларак куллану үзенчәлекләренә тукталыйк әле. Әйткәнебезчә, телебез фәнендә алар турында мәгълүмат инде аз түгел.
   
Аяныч ки, парлы сүзләр дә, башка лексик берәмлекләр кебек үк, күбрәк форма ягыннан тикшерелгән һәм классификацияләнгән. Аларны җентекле анализлаган Г.Әхәтев, мәсәлән, башлыча, төзелеше, ясалышы ягыннан күзәтә; парлашу модельләренә карап 13 төркемгә, компонентларының тотрыклылык дәрәҗәсенә карап – ике, төрләнү-төрләнмәүләренә карап ике төркемгә бүлә, ә мәгънә ягы бер генә аспектта карала һәм ике төркемгә бүленә: туры мәгънәле парлы сүзләр (ата-ана, савыт-саба һ.б.), күчерелмә мәгънәле парлы сүзләр (ул теш-тырнагы белән каршы торды ( Әхәтев Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. Казан, 1979, 63–68 бит).
   
Ф.Ганиев исә парлы сүзләрнең мәгънә-семантик ягын тикшерә. Менә нинди мәгънә белдерелүе аерып күрсәтелә: күплек, җыелмалылык (дус-иш, кардәш-ыру, туган-тумача һ.б.), хәрәкәт, тавышның кабатлануы (шык-шык, бак-бак, шыгыр-шыгыр һ.б.), фамильярлык, пародия максатында хис төсмере (карт-коры, чокыр-чакыр, карчык-корчык һ.б.), абстракт җыелмалылык (уку-укыту, күз-колак, ашау-эчү һ.б.), тискәрелек, түбәнсетү (бүләк-санак, артык-портык һ.б.), билгесезлек (кеше-мазар, күрше-фәлән һ.б. (“Лексика и стилистика” дигән китаптан; Казань, 1982, 22–26 бит).
   
Парлы сүзләрнең мәгънәви мөмкинлекләре болар белән генә бетми, әлбәттә.  Шулай да башта парлы сүзләр арасында бер мәгънәлеләре дә барлыгын искә төшереп китик. Мәсәлән: 1) битараф төркем (ат-ат уйнау, буйдан-буйга, кара-каршы, кирәк-ярак һ.б.), 2) терминнар (әкәм-төкәм, мал-туар, кием-салым, тимер-бетон, тормыш-көнкүреш һ.б. Күренә ки, термин функциясенә битараф парлы сүзләр дә җәлеп ителә (гореф-гадәт, киҗе-мамык, тимер-томыр һ.б. яисә битараф парлы сүзгә иҗтимагый төсмер бирелә (мәсәлән, ипи-тоз кунак каршы алганда тантаналы рәвештә тапшырыла торган бүләк символы атамасына әверелгән). Парлы сүзләр ясала тора (атом-төш, күн-галантария, нефть-химия һ.б.).
   
Шулай да, кабатлап әйтәбез, парлы сүзләр мәгънә төсмерләренең бихисап күплеге белән аерылып тора. Алар гомуми мәгънәле сүзләрнең мәгънә төсмерләрен ачыклау, конкретлаштыру өчен файдаланылалар да. Сөйләм барышында аларны кулланып мәгънәне тулыландыру, ягъни конкретлаштыру берничә юнәлештә бара. Аерым-аерым тукталыйк.
   
Мәгънә төсмерләрен конкретлаштыру.1) Предметны, күренеш яисә вакыйганы белдергәндә: а) мәгънә күләме зурайтылып конкретлаштырыла – предметны атаган гомуми сүзгә конкретрак исем-атама өстәлә (ир-егет, өс-баш, буй-сын һ.б.); предмет, күренешне аңлаткан гомуми сүзгә шул мәгънәгә якын синоним, вариант сүз өстәлә (дан-шөһрәт, бәла-каза, корым-сөрем, таныш-белеш, җан-бәгырь һ.б.); гомуми сүзгә якын мәгънәле, мәгънәләре белән бер-берсенә керешкән сүзләр өстәлә (дәрт-дәрман, гореф-гадәт, белгән-күргән, куак-агач һ.б.); мөстәкыйль мәгънәле төрдәш, гаиләдәш ике берәмлектән бер лексема барлыкка килә (әти-әни, әби-бабай, агалы-энеле, кода-кодагый, нарат-чыршы, кәгазь-каләм һ.б.); гомуми битараф сүзгә мәгънә белдерми торган компонент өстәлеп тә конкрет берәмлек барлыкка килә ала (эңгер-меңгер, малай-шалай, тәм-том, күрше-күлән, карт-коры һ.б.); компонентларның икесе дә мәгънә белдерми торган берәмлекләр булуы ихтимал (ыбыр-чыбыр, ыгы-зыгы һ.б.); капма-каршы мәгънәле сүзләрне (антоним) берләштереп тә конкрет мәгънәле бер лексема ясап була ( ут-су, көн-төн, аллы-артлы, керәле-чыгалы һ.б.). Кызганыч, телебезнең шушындый үзенчәлеген без әле тиешенчә файдаланмыйбыз. Мәсәлән: ачлы-туклы, туяр-туймас диясе урынына ярым ач диючеләр, караңгылы-яктылыны ярым караңгы диючеләр очрап тора.
   
Парлы сүзләр ярдәмендә предметның, күренешнең предметлык төшенчәсе генә тәүгел, башка яклары да тасвирлана: билгесе, сыйфаты (аллы-гөлле, азган-тузган, тимгел-тимгел һ.б.); саны, микъдәре (аз-маз, бер-ике, азлап-азлап, мең-мең һ.б.).
   
Парлы сүзләр ярдәмендә хәрәкәт төсмерләре дә конкретлана: хәрәкәт, эшнең рәвеше (абына-сөртенә, гөлдер-гөлдер, зыр-зыр һ.б.), юнәлеше (өйдән-өйгә керү, каннан-канга күчү һ.б.); урыны (ишекле-түрле йөренү, әрле-бирле сугылу һ.б.); вакытны (азмы-күпме, әледән-әле, көпә-көндез, борын-борыннан һ.б.).
   
Хисси төсмерләрне конкретлаштыру мөмкинлекләре яссылыгыннан да  парлы сүзләр – чын-чыннан бай хәзинә. Хис-тойгы белдергәндә дә алар төрлечә ясала: ике компоненты да синоним, төрдәш йә гаиләдәш хисси сүзләрдән тора (каушау-оялу, кызыгу-көнләшү, айкалу-чайкалу һ.б.); бер компоненты битараф сүз булып, икенчесе хисси берәмлек тәшкил итә (уйлану-моңлану һ.б.). Хис-тойгы белдерә торган грамматик форма да күп. Мәсәлән: кабатлаулар (сызылана-сызлана, леп-леп, ничәме-ничә, тып-тын, иксез-чиксез һ.б.).
   
Сөйләм эшчәнлегендә парлы сүз сыйфатында яңа берәмлек ясау мөмкинлегенең барлыгын да истә тотарга кирәк. Мәгънә һәм хис төсмеренә тәңгәл сүз эзләп табу – иҗади эш бит. Төгәл, конкрет төшенчә табу бурычы кешене тел берәмлекләренә төрле-төрле мәгънә, хис-тойгы төсмерләре эзләргә, тел формаларын үзгәртергә, яңа берәмлекләр ясарга илһамландыра. Неологизмнар, алынма сүзләр, троп-метафоралар менә шулай туа. Менә шагыйрь Шәүкәт Галиев иҗатыннан берничә генә мисал китереп китик (“Илһамым, мәхәббәтем” китабыннан, Казан, 1986).
   
– Компонентлар синоним, төрдәш, гаиләдәш сүзләрдән тора, башлыча, моңарчы телдә булмаган яисә бик сирәк кулланылган синонимнар парлы сүз ясауга җәлеп ителгән була (ачылу-чишелү, ачылу-чәчелү, бөрешү-чиркану, елау-сыктау һ.б.). Монда ике алым күзәтелә: гомуми мәгънәле сүзне икенче бер гомуми мәгънәле яки конкрет мәгънәле компонент ачыклый, тулыландыра (бүре-ерткыч, боз-сөңге, киенү-бизәнү һ.б.) яисә конкрет мәгънәле берәмлеккә гомуми мәгънәле мәгънәле берәмлек ияреп, яңа мәгънә төсмере барлыкка килә (бакча-урман, онытылу-югалу, кыру-бетерү һ.б.). Бу алым чын-чыннан иҗат итү мөмкинлеге бирә: Тукай-тургай халыкның күңел күгендәге гомерлек җырчысы; Тормыш-келәмнең дә күп очракта җеп очларын күрмибез; Кыз бала яулык-канатын селки.
   
Хис-тойгы төсмере грамматик, лексик чаралар белән бирелә. Менә кайбер чаралар: гомуми сүз хисси, контраст, тәэсирле синоним компонент белән көчәйтелә, конкретлаштырыла (Чыршыны кисеп-үтереп алып кайт та, түреңә куй, нинди бәйрәм булсын инде ул! Пыскып-төтәп яткан йөрәк; черки-черки кар; Каламбур, сүз уйнату, охшашландыру чараларын кулланып, хисси төсмерле сүз ясау (Маңаена миң төрткәндә кыз, икенчесен каярак урнаштырырга, дип тора. Миң-миңлек уянган). Мәгънә төсмере ачык булмаган компонентларны да автор үзенчә ясый ала, моның өчен телдә элек-электән кулланылган үрнәк-калыпларны сайлый яисә үзе ясый (кыек-мыек, чакы-чокы, кәгазъ-мәгазь һ.б.), антоним составлы берәмлекләр ясап була (ачылу-ябылу, дус-дошман, кабыну-сүнү, яхшылык-яманлык һ.б.).
   
Парлы сүзләр белән иҗади эш иткәндә форма төрлелекләре дә барлыкка килә. Мәсәлән, өчле берәмлекләр ясала (гап-гади-гадәти, иксез-чиксез-кырыйсыз, моңлы-сагышлы-үкенүле һ.б.).
 
Кабатлау кануны, инде әйткәнебезчә, стиль һәм сөйләм максатларында телнең парлы сүз категориясеннән башка формаларында (мәсәлән, фразеологизм, оксюморон, канатлы гыйбарә, каламбур һ.б.), аерым алганда, синтаксик фигураларның кабатлау дип аталганында актив кулланыш таба. Синтаксик фигура – кабатлау тел фәнендә шактый җентекле өйрәнелгән. Кабатлап тормыйча, В.Хаков, Х.Курбатов хезмәтләренә мөрәҗәгать итү файдалы булыр дип кенә икрарлыйбыз. Кайбер мисалларны гына искә төшереп китик.
   
Гади кабатлау – мәгънә, хис төгәллегенә ирешү чарасы. Аннары, ул әле, Х.Курбатов билгеләгәнчә, “сөйләмнең үзенә күрә бер музыкасы, үзенә күрә бертөрле аһәңе”. Гадәттә бер җөмлә эчендә була (Комбинат мең тонналы саклагыч җитештерде җитештерүен, әмма бу зур шәһәр өчен бик аз; Белмим- белмим инде, нәрсә белән генә бетәр бу хәл; Азатлык өчен көрәш бүген бара, аңа нигез бүген салына;  Дусты Фәния дә авылдан китик тә китик, ди.
   
Кабатлауның анафора (баш өлештә кабатлау), эпифора (азаккы өлештә кабатлау) кебек рәвешләре җөмләдә генә түгел, микротекстта да, бөтен бер текстта да күзәтелә, аеруча шигъри әсәрләргә, публицистикага хас. Фәүзия Бәйрәмева чыгышыннан бер мисал. Гаяз Исхакый турында ул болай ди: Ул – публицист, ул – милли хәрәкәтне башлаучы, ул – ... Шушы рәвешле автор әдипнең унлап сыйфатын саный. Микротекстта мәгълүмат кына саналмый, ритм, рифмалы, көчле аһәңле шигъри фигура – анафорик кабатлау барлыкка килә.
   
Әмма болар текстта теләсә нинди кабатлау тәэсирле була дигәнне аңлатмый. Киресенчә, кабатлаулар, – урынсыз, сәбәпсез тәкърарланганда,– тискәре тәэсир калдыра, хәтта мантыйкый хатага әверелә. Мантыйкый кимчелек шул сүзнең үзен урынсыз кабатлаудан да, синонимнарын, охшаш төсмерләрен кабатлаудан да килеп чыга. Бу төр кимчелек аеруча еш очрый. “Телефонны тагын бер тапкыр кабатлыйм”, ди радиода алып баручы. Тагын, бер, тапкыр сүзләрендә кабатлау мәгънәсе салынган бит. “Телефонны кабатлыйм”, – бик җиткән. Яисә бер шигырьдә “Шәл-яулыгым шуып төште башымнан иңемә...”, диелә. Яулык башта гына була лабаса, шулай булгач, аны нигә кабатларга. Яисә: “Сугышка киткәннәр кире кайтмады...”.
   
Сүзләр генә түгел, кушымчалар, теркәгеч, кисәкчәләр, бәйләгеч сүзләр дә кирәксезгә кабатланучан, моңардан да мәгънә артыклыгы (тавтология) килеп туа (Әмма ләкин...; әмма һич бер...; ләкин дә... һ.б.).
   
Алар гына булса иде дә, түзәр дә идең, ни аяныч, телебезнең иң көчле, иң тәэсирле законнарыннан берсеннән файдаланып, сөйләмебезне бөтенләй бозуга китергән очраклар да ешайды. Мәгънәсез, тоссыз, вакыт әрәм иткеч кабатлаулар аеруча җырларга хас. Җырның бер иҗеге (Зәй, зәй, зәй... түнәкәй һ.б.), бер сүзе (Аз–накай, Аз–накай...һ.б.), бер юлың ике строфасы, кушымтасы һәм хәтта җыр үзе тулаем бермәгънәсезгә әлләничә мәртәбә тәкърарлана. Кая ул элекке классик җырлардагы кебек иң көчле тәэсир итә торган бер аккорд сүзне яисә строфаны кабатлап, җырны төгәлләп кую! Җыр инде төгәлләнде, дип җиңел сулап куйгач та, җырчы аны көчәнә-көчәнә, тирләп-пешеп, тыны беткәнче буыла-буыла тагын да әлләничә тапкыр тәкърарлый. Ярый ла тирән мәгънәле, хәтергә сеңдерер өчен бик кирәкле гыйбарә булса... Юк бит, тоссызның тоссызы, килбәтсезнең килбәтсезе... Бер җырда, мәсәлән, “сиям сине шешенеп”, дип ун тапкыр кабатланадыр, әмма аны йөз кабатласа да дөресе “сөям сине шашынып” икәне барыбер аңлашылмас; бу җырга, бу җырчыга карата хөрмәт һич тә пәйда булмас...
   
Әлбәттә инде, мондый вакытлыча “авышулар” гына телебезнең кабатлау законының сөйләмебезне үтемле, тәэсирле итү өчен әһәмиятен киметмәс, дәрәҗәсен төшермәс. Аны гаиләдә, мәктәптә үк төпле үзләштерү һәм көндәлек аралашу барышында сөйләмебездә дөрес куллану – һәркайсыбызның изге бурычыдыр.
                           Илдар Низамов,
                 филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»