|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2010 Җәмгыять
“ВАК ГАМӘЛ” ГЕНӘ ТҮГЕЛ...Ятим балаларның күзләренә караганыгыз бармы? Күпме сагыш, моң, күпме хәсрәт аларда! Әти-әни назын, гаилә җылысын тоймый үскән бу күзләрдә башкаларга карата нәфрәт хисе дә тупланган сыман. Аларга карыйм да, үземне ни өчендер гаепле сыман хис итәм. Аларның бәхетсезлегендә минем дә өлеш бардыр кебек тоела. Шуңа күрә балалар йортына, приютларга ярдәм итү җаен кулдан ычкындырмаска тырышам. Ятимнәрнең тормышына бераз гына булса да якты төсләр өстисе килә.
“Балаларга-китап” акциясе дә башка көтмәгәндә килде. Без, группадаш кызлар, китап укырга яратабыз. Өйдәге китаплар шактый күп җыелды. Бердәнбер көнне китап киштәсенә үк сыймый башлады. Уйлаштык та, үзебездән арткан ул китапларны ятим балаларга илтергә булдык. Башта өч кыз гына барырга җыенган идек, нәтиҗәдә безгә Казан дәүләт университетының башка факультет студентлары, укытучылар, журналистлар да кушылды. Бер атна дигәндә 200гә якын китап җыйдык.
Бергәләшеп балалар йортына барганда күңелдә курку хисе бар иде. Балаларга ошармы? Әзерләгән конкурс, викториналар кызык булырмы? Шикләнүләр юкка булган икән! Балаларның йөзендә шат елмаю иде. Үзебезне дә, китапларны да бик ошаттылар. Үзләре дә безгә талантларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Киткәндә исә моңсу елмаеп, “Тагын килегез”, дип чакырып калдылар
...Зур-зур сумкалар күтәргән мөслимә туташларның балалар йортына таба ашыгуын күргән кешеләр аптырабрак калгандыр. Ә иң кызыгы, акция турында хәбәр итүгә иң беренче булып нәкъ менә мөселманнар ярдәм тәкъдим итте. Үзләре дә студент булган егетләр, кызлар акча кызганмады: артык китабы булмаганнар сатып алып булса да, китереп бирде.
Исламда хәйриячелек алга киткән. Ул дүрт юнәлеш буенча тормышка ашырыла. Мохтаҗларга сәдака, хәер бирү, кулыңнан килгәнчә ярдәм итү, мохтаҗ кешенең бурычын түләү, табышыңнан зәкят түләү һәм мәхәлләгә табышлы эшеңне яки җир кишәрлеген куллануга тапшыру (вакыф). XX гасыр башында мөселман татарлар арасында хәйриячелекнең бөтен төрләре дә киң таралган. Рәмиевләр, Галикәевләр, Юнысовлар, Аитовлар кебек бай гаиләләр мәчетләр дә салдырган, мәхәлләгә башкача да ярдәм итеп торган. Хәтта Юнысовлар мөселман балалары өчен ятимнәр йорты да ача. Нәтиҗәдә, беркемгә дә кирәксезгә әйләнгән нарасыйлардан менә дигән татар зыялылары тәрбияләнгән.
Бүген исә кеше үзе эченә бикләнеп яшәүне артыграк күрә. Автобуста хәер сорашып йөрүче балаларга соңгы тапкыр кайчан игътибар иттегезме икән, уйлап карагыз әле. Юкса, көн саен күрәбез бит аларны. Бер ипилек акча бирү урынына, аларны аяк астында буталып йөрмәгез әле, дип ачуланырга гына торабыз. Кемдер ул акчага алар ашарга алмый, эчкече әти-әнисенә бирә, дип миңа каршы төшәр. Әмма күзәтүләрем буенча аларның күбесе ашау өчен акча җыя. Кулына бераз акча кергән малайларның дәррәү тукталыштагы киоскка чабуын, кайсының шоколад, кайсының су сатып алуын еш күрәм...
Безнең дә ятимнәр өчен китап җыеп йөрүебез үзебезне күрсәтү яки эш юклыктан уйлап чыгарылган әйбер түгел. Балалар йортларына китаплар, чыннан да, җитми. Бүген мәктәпләргә дә яңа китаплар сирәк кайтарыла. Без барган Идел Буе районы балалар йорты директоры Анна Степанова сүзләренә караганда, кече яшьтәге балалар китап укырга бик ярата икән. Бигрәк тә рәсемле китаплар ошый аларга. Балалар йортында тәрбияләнүче зуррак балалар да китапны үз күрә. Ник дигәндә, хәзер күп гаиләләрдәге кебек, биредә һәр баланың үз компьютеры юк. Алар, теләсәләр дә, компьютер уеннары артында вакыт үткәрә алмый. Һәм бу алар өчен хәерлерәк тә. Беренчедән, күзләрен саклыйлар. Икенчедән, вакытларын бушка әрәм итмиләр.
Хәер, нәрсә белән ярдәм итү мөһим түгел: уенчыклар алып барасыңмы , киеммме... Иң мөһиме, балаларга игътибар, күңел җылысы кирәк. Бу турыда балалар йорты директоры да кат-кат искәртте. “Матди ярдәмгә караганда, рухи ярдәм безгә күбрәк кирәк”, - диде ул.
... Хәзер кызлар белән 18 нче хастаханәгә барырга җыенабыз. Анда әти-әниләре баш тарткан балалар дәвалана. Аларны балалар йортына җибәргәнче биредә тәрбиялиләр икән. Ул балалар белән уйнарга табибларның вакыты җитми, ди.
Ислам динендә хәйриячелек акчалата ярдәм итү белән генә чикләнми. Кеше башкаларга карата ниндидер яхшы гамәл кыла икән, бу шулай ук ярдәм санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бер хәдисендә юлдагы чүпләрне читкә алып кую яки кардәшеңә елмаю кебек “вак гамәлләр” дә ихлас ярдәм булып исәпләнә, диелгән. Бүгенге болгавыр заманда шушы ихласлылык, ярдәмчеллек турында онытмасак иде.
Алсу МӘҖИТОВА |
Иң күп укылган
|