|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2020 Шоу-бизнес
Артур Mauzer Sax 19 яшьлек җырчы Лия Шәмсинага тәкъдим ясаган (ДУЛКЫНЛАНДЫРГЫЧ МИЗГЕЛ ФОТОЛАРДА)Танылган Чаллы җырчысы, гаиләсе белән Мәскәүгә күченеп китеп, шунда мәктәпне тәмамлаган 19 яшьлек җырчы Лия Шәмсина һәм мәрхүм булган "Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллинның улы, саксофончы музыкант Артур Mauzer Sax тамашачыларына сөенечле хәбәр ирештерде. Артур Лиягә тәкъдим ясаган. Дулкынландыргыч мизгелләрне чагылдыручы фотолар инстаграмда пәйда булды.
"Матбугат.ру" ачыклаганча, Артур белән Лия инде күптәннән таныш һәм дус булып йөргән, хәзер мөнәсәбәтләре тагын да ныгыган. Бәхетле парга бәхет телик!
--- |
Иң күп укылган
|