|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2020 Хәвеф-хәтәр
Бүгенге давылда Чаллыда кран ауган мизгел ВИДЕОга эләккәнБүгенге көчле давылда Чаллы шәһәрендә төзелеш краны ауган. Видеодан күренгәнчә, кран башта селкенә башлый, аннары янга таба авыша һәм җиргә төшә. Әлеге гадәттәнтыш хәл “Ралли” дип исемләнгән гаражлар кооперативы тирәсендә була. Кран да шул гаражлар өстенә төшкән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк, диделәр МЧСта. Кранның биеклеге 60 метр. Давыл вакытында ул эшләмәгән, тик торган.
Алла сакласын!
--- |
Иң күп укылган
|