|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2020 Медицина
Татарстанда коронавирустан ундүртенче пациент вафат булдыТатарстанда коронавирустан үлүнең 14нче очрагын расладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте. «20 июньдә Түбән Камада яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз вафат булды. 12 июньдә ул Covid-19 вирусы аркасында килеп чыккан полисегментар ике яклы пневмония белән Түбән Кама үзәк район күпрофильле хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә озатылды», — дип хәбәр итте Галимова.
Пациенткада шикәр диабеты, хроник йөрәк- кан тамырлары авырулары, шулай ук бөер эшчәнлеге җитешсезлеге булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тәүлек эчендә республикада Covid-19 зарарлануның 40 яңа очрагы ачыкланган.
--- |
Иң күп укылган
|