|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2020 Фаҗига
Өч бала ятим калдыБөре – Тастүбә – Сатка юлының 7 километрында өч автомобиль – «KIA Optima» автомобиле, «НефАЗ» автобусы һәм «Scania» бензовозы бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 33 яшьлек пассажиркасы, уфалы ханым, авария урынында ук үлгән. Руль артында – аның ире, үзләре белән өч баласы – 5 яшьлек игезәк һәм 8 яшьлек кызлары да – булган. Ире белән кызлар төрле тән җәрәхәтләре алган. Бензовоз водителе, 50 яшьлек уфалы ир сүзләре буенча, ул тормозлары сафтан чыкканга күрә светофорның тыелган сигналына күпердән уза. Ремонт эшләре барганга күрә бу участокта юл хәрәкәте светофор ярдәмендә бер полосада оештырылган. Бензовоз Бөре ягыннан түбәнгә таба хәрәкәт иткән һәм туктый алмыйча “Kia Optima” машинасына һәм НефАЗга барып менгән.
Вакыйганы әле тикшерәләр. БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре дә ачыкланачак.
--- |
Иң күп укылган
|