поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.06.2020 Дин

Коръән-каләмгә Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемә кертелде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоязмасы Төркиянең Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты тарафыннан электрон Коръән-каләмгә кертелде. Мөселманнар арасында шактый популярлык казанган әлеге гаджет каләм рәвешендә эшләнеп һәм махсус Коръән басмасы белән бер комплектта килеп, аятьләрне номер буенча танып ала һәм аның гарәпчә әйтелешен, шулай ук башка төрле телләргә тәрҗемәсен әйтеп бирә.

Шулай итеп, Төркиядә чыгарылучы җайланма программасында хәзер Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды. Аятьләрнең мәгънәви тәрҗемәсе танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов тавышы белән әйтелә. Аудиотәрҗемә Диния Нәзарәтенең “Азан” радиосында яздырылып, 40 сәгатьлек аудиоязма булып быел дөньяга чыккан иде.
 
Моннан тыш, төрек кардәшләр якын киләчәктә Коръән-каләмгә Коръәннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан яздырылган аудиоверсиясен дә кертергә ниятли. Тиздән татарча һәм русча тәрҗемәләрнең аудиоязмаларын Диния Нәзарәте мобиль кушымталар рәвешендә дә чыгарачак, шул вакытта басмалар белән бөтен өммәтне бушлай тәэмин итәргә мөмкин булачак һәм теләгән һәркем алар белән таныша алачак.
 
“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора. Алар узган елны – Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Басмаларның һәрберсе өчәр тапкыр нәшер ителде. Хәзерге вакытта да сатуда бар.
 
Коръән-кәламгә тәрҗемәләрне кертү - Coşkun Teknoloji Ve Yayincilik нәшрияты белән Диния Нәзарәте арасында беренче генә тапкыр хезмәттәшлеге түгел. Алдагы елда Нәшрият Нәзарәтнең халыкара стандартлар буенча әзерләнгән Коръән басмасын Төркиядә 12 мең тираж белән бастыра. Файлларны мөфтият бушлай тапшырды.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»