поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.06.2020 Экология

Татарстанда җылылар кайчан килә һәм июль нинди булачак?

Һава торышын тикмәгә генә хатын-кыз холкы белән чагыштырмыйлардыр. Иртән торганда ул бер төрле булса, кичкә инде икенче юнәлеш алган була. Атна башындагы белән атна ахырындагысын әйтеп тә торасы юк. Ярый әле “салмак” кына күчеш булса!

Юк бит, әлеге дә баягы холыксыз түтәй шикелле, бер көнне 30, ә икенче көнне 11 не “бәрә”!

Менә бу атнаны гына алыйк. Әле 17 июнь көнне генә Мәскәүдә температура рекорды билгеләнгән һәм һава 31 градуска күтәрелгән булган. Ә өч көннән инде 10 градуска кадәр түбәнәйде. Нәкъ печән әзерли торган вакытта бит әле! Иртән чапкан печәнне хәзер кичкә җыям димә. Әле атна азагына яңгырлар, яшенле яңгырлар да фаразлыйлар. Һава да әллә ни җылынмаячак, дүшәмбе, сишәмбедә бөтенләй дә көндез 14 градус кына вәгъдә итәләр. Төнлә һава 3 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Шуңа да парникларыгызның ишекләрен ябарга онытмагыз.

Июль аенда һава торышына килгәндә, синоптиклар җәйнең икенче ае җылы һәм хәтта коры булачак, дип фаразлый. Температура да нормадан 1 градуска югарырак булачак икән һәм төнлә 17, ә көндез 23... 29 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Россиянең үзәк өлешендә, Киров өлкәсе һәм Урал ягыннан кала, корылык көтелә, ди белгечләр.

Быел безгә шул гына җитмәгән иде инде, калганы барысы да булды, диярлек. Әмма Ходайдан һәм табигатьтән өстен була алмый кеше, нинди генә акыллы булса да...

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»