|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2020 Фаҗига
Тагын бер кыз баланың гомере өзелде...
Соңгы вакытта көнгә чыксаң – күңелсез хәбәр. 16 июньдә Иглинда “Рено Логан” водителе, 4 бала өстенә менеп, 15 яшьлек кызның гомерен өзгән иде. Кичә, 18 июньдә, исерек йөртүче аркасында янә бер яшүсмер кыз үлгән.
Стәрлетамакта Горький урамында сәгать унынчы киткәндә “Лада Калина” машинасы җәяүле ике яшүсмерне бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 13-14 яшьлек кызлар җитди җәрәхәт ала. 23.00 сәгатькә билгеле мәгълүмат буенча, кызларның берсе алынган җәрәхәтләрдән җан биргән дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча ЮХХДИ хезмәтеннән.
Якынча мәгълүматлар буенча, водитель исерек булган. Әле бу хәл буенча тикшерү эше бара.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: БР буенча ЮХХДИ
--- |
Иң күп укылган
|