|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2020 Шоу-бизнес
Ильмира Нәгыймова иреннәрен ясаткан: "Балдею. Тагын ясатам..." (ФОТО)Ильмира Нәгыймова махсус процедура ярдәмендә иреннәрен “күперткән”. Бу хакта җырчы үткәргән туры эфирдан соң билгеле булган. "Матбугат.ру" ачыклаганча, тамашачылары туры эфир вакытында аның ни сөйләвен тыңламаганнар да диярлек, ә менә иреннәрен "ясатканын" шунда ук сизеп алганнар.
“Нишләп ясаттың?”, “Матур түгел”, “Килешми”, “Бөтен матурлыгыңны бозгансың” дип аптыратып бетергәннәр.
Артистның җавабы кыска: "Әйе, ясаттым. Беткәч, тагын ясатам. Минем үземә бик ошый. Балдею... Сезгә ошыймы-юкмы — миңа барыбер. Сезне барыбер яратам”, - дигән Ильмира Нәгыймова.
--- |
Иң күп укылган
|