поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.06.2020 Шоу-бизнес

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов, 900 км чакрым узып, улына Әгерҗедән эт көчеге алып кайткан (ФОТО)

“Әгерҗе хәбәрләре”нә биргән әңгәмәсендә ул 3 ел тугры дусты булган этләренең авырып үлеп китүен, улы Кәримгә юаныч булсын дип, ерак араларга карамыйча, Әгерҗедән дүрт тәпиле иптәш алып кайтуын сөйләгән.

Әгерҗе районында Иж-Бубый мәктәбе директоры буларак кына түгел, ә республиканың эстрада вәкилләренә матур көйләр-җырлар иҗат итүче буларак таныш булган Равил Бадахшин танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйповка кечкенә генә эт көчеге бүләк иткән.

- Ул да, мин дә мәдәният өлкәсендә кайный торган кешеләр буларак, без Илгиз белән күптәннән таныш. Аралар ерак булганлыктан, бик еш күрешеп булмаса да, телефоннан хәбәрләшеп торабыз, – дип сөйләгән Равил Нәвит улы.- Менә бу юлы да этләре үлеп китүен белгәч, хәбәрләшеп, бездән эт көчеге алып китәргә сүз куештык.

Равил Бадахшин чиста токымлы этләргә битараф түгел икән.

– Авылдан алып килгән кавказ овчаркабыз 15 яшендә картаеп үлде. Шуннан соң инде менә өч еллап Ильда кушаматлы чиста токымлы немец овчаркасы тотабыз. Бу – аның беренче көчекләре. Әтиләре дә Ижауның чиста токымлы чемпионы. Көчекләр алтау – таныш-белешләрем барысын да алдан сөйләшеп, “бронировать” итеп куйдылар инде, – дип сөйли Равил Навитович.

Уфадан Әгерҗегә һәм кире Әгерҗедән Уфага 450шәр км (барлыгы 900 чакрым бит!) юл үтәргә авырсынмаган Илгиз әфәнденең үзе белән дә элемтәгә кергәннәр.

2005 елдан башлап Башкортстанда Татарстан башкаручылары концертларын оештыру белән шөгыльләнүче продюсер бүгенге тормышы турында  сөйләгән.

- Бар да әкренләп. Улыбыз Кәрим икенче сыйныфны тәмамлады. Аңа 9 яшь тулды. Төпчегебез Камилә дә бирешми, аңа һәрьяклап ярдәм итәбез. Туганда оча сөяге һәм бот буыннары зыян күргәнгә, операция ясарга планлаштырдык. Ул Мәскәүдә узачак, - дип уртаклашкан ул. - Эт көчеге кечкенә булуына карамастан, юлны бик яхшы кичерде. Аны Кәримгә юаныч булсын дип алып кайттым. Әлегә исем сайламадык. Кәрим этнең җисеменә, токымына туры килердәй бик матур исем сайлар дип ышанам , - дип сөйләгән Илгиз Габдерәкыйпов.

“Вәсилә ханым исән чакта да этләр тота идегезме?” - дигән сорауга ул: "Вәсиләнең песиләргә аллергия иде бит. Юк, этләр дә, мәчеләр дә тотмадык. Ә менә улыбызга бер тугры дус бар хәзер", - дип җавап кайтарган.

Продюсерның бүгенге көндә ни белән шөгыльләнүе белән дә кызыксынганнар.

- Уфада 2005 елдан бирле мәдәни-массакүләм чаралар, концертлар, иҗат кичәләре, зур фестивальләр оештыру буенча продюсерлык үзәгебез эшләп килә. Без «Татар җыры» кебек зур фестивальләрне уздыру белән шөгыльләнәбез. Татар эстрадасы йолдызлары концертларын да оештырабыз. Башкортстанда татар халкы күп яши, халык татар концертларын, артистларны ярата. Хәзерге вакытта күбрәк соло концертлар белән шөгыльләнәбез, татар эстрадасы йолдызлары катнашында җыелма концертлар оештырабыз. Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез.

“Хәзер дөньяда коронавирус белән бәйле рәвештә хәл авыр. Барлык массакүләм чаралар күчерелә яки бөтенләй уздырылмый. Бу сезнең эштә чагылыш таптымы?” дигән сорауга Илгиз Габдерәкыйпов: "Барлык концертларны да соңрак вакытка күчерделәр. Минемчә, бу кешенең концертларга йөрешенә берничек тә йогынты ясамаячак. Бөтен иҗади сезонны, театр һәм концерт сезонын, ким дигәндә, көзгә кадәр кичектерергә кирәк. Сабантуй кебек зур бәйрәмнәр генә булса да үткәрелер дип өметләнәм. Бездә татар эстрадасы артистларының иллеләп концертын күчерделәр. Әмма хәзер күпләр онлайн-концертлар форматына күчә. Бу артистлар һәм гомумән, иҗат өчен зур плюс дип саныйм. Өстәвенә, иң мөһиме, хәзер кешеләрне күңел ачарга һәм начар уйлардан аерырга кирәк", - дип җавап биргән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына 4 ел булды, үзенә нибары 40 яшь тулыр иде. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә, кызлары Камиләне тапканда, өзлегүдән вафат булды. Күпләрнең хәтеренә ул “Туган як” җырчысы буларак кереп калды. Вакыт уза, яралар төзәлми...

Әйе, Вәсилә Фәттахова үзе китсә дә, аның онытылмас исеме, җырлары калды. Ул, һичшиксез, халык күңелендә үзенең җырлары белән мәңге яшәр...

Чыганак

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»