|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2020 Мәдәният
Айдар Фәйзрахмановка дәүләт бүләге тапшырылдыТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Габдуллы Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов Дуслык Ордены белән бүләкләнде.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын уздырганда без уртак Җиңүгә үзләреннән өлеш керткәннәрнең барысына да тирән рәхмәт белдерәбез. Бүген (үлгәннән соң) III дәрәҗә Дан Ордены белән өлкән сержант, Бөек Ватан сугышында катнашучы - 106 аерым артиллерия батальоны механик-машина йөртүчесе, Минзәлә районында туган Гәрәев Локман Галим улы бүләкләнә. (Бүләкләү таныклыгы кызы - Нуруллина Нурсинә Локман кызына тапшырыла).
«Татарстан гражданнарның тормышын яхшыртуга, көчле Россия төзү курсыннан бара. Республикада яңа җитештерүләр ачыла, фән һәм мәгариф, мәдәният актив үсә, яңа социаль-мәдәни объектлар гамәлгә кертелә, сыйфатлы торак төзелә. Бүген бу залда без нефть сәнәгатенең, мәгарф һәм мәдәният өлкәсенең атаклы хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. Бүләкләнүчеләр арасында Пивсаев Виктор Иванович - «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы» мәгариф учреждениесе өлкән мастеры. Виктор Ивановичка «Россия Федерациясе һөнәри осталык буенча атакла мастер» исеме бирелде.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Казан Гипронииавиапром генераль директоры Тихомиров Борис Иванович, шулай ук җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов та бүләкләнде.
«Без сезнең белән горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Барыгызны да олы бүләкләрегез белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар телим».
Барысы 19 татарстанлы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|