поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2020 Шоу-бизнес

Энҗе Шәймурзина: "Моңлылар мактаулы исемнәр дә ала алмый..."

Энҗе Шәймурзина зур сәхнәдә инде 10 елдан артык. Салаватта белем алган җырчы хәзер үзе дә балаларны укыту белән шөгыльләнә. "Салават Зәкиевич бик таләпчән, фонограммага җырларга өйрәтмәде", ди ул.

 – Энҗе, сез зур сәхнәдә инде күптән. Әмма сольный концертыгызны әле узган ел гына оештырдыгыз. Бу нәрсә белән бәйле: шәхси сәбәпләрме, иҗади яктан өлгереп җитмәгәнлек идеме?

- Укыганда ук җырлый идем. Башта училищеда, аннан югары уку йортында. Илсаф, Салават, Азат Тимершәех белән эшләдем. Үземнең концертымны куярга дигән уй башыма да килмәде. Никтер бөтен нәрсәгә дә соңрак барам. Шундый кеше инде мин. Концерт куярга әни тәкъдим итте. Сольный концерт куеп карамыйсыңмы, кызым, ди. Кисәк кенә уйлап, хәл иттем, концерт залында көнне билгеләдем дә, шул мизгелдән ныклап әзерләнә башладым. Җырлар ягыннан, тавыш ягыннан — бар яктан да әзер идем. Тере тавышка, бер генә дә фонограмма кулланмыйча җырлап чыктым. Үз-үземә ышанып бетмәү, булдыра алырмынмы икән, дигән уйлар гына булгандыр, бәлки. Финанс ягы да юк түгел. Концерт уздыру өчен аның кадәр күп акча кирәкми, билетларың сатылса... Бөтенләй чыгымсыз булмый, әлбәттә. Әмма аның кадәр генә бөтен артист та тырыша ала инде.

– Фонограммага җырламадым, дисез. Башка концертларда кулланганыгыз бар мәллә?

– Әлбәттә, юк. Телевидение төшергән концертлар була. Анда “плюс”ка җырларга кирәк, дип мине ачуланалар да. Минем бервакытта да фонограммага җырлаганым юк. Минем хәтта кайбер җырларымның “плюс”лары да яздырылмаган. Салаватта укыдым. Ул яктан Салават Зәкиевич бик таләпчән. Үзе дә тере тавышка гына җырлый, бездән дә шуны таләп итә иде һәм бу минем каныма сеңеп калган. Бер дә курыкмыйча, ялганламыйча әйтә алам: һәрвакыт үз тавышыма җырлыйм.

– Фонограммага җырлаучыларга нәрсә дияр идегез?

– Һәр кешенең үз эше. Фонограмманы да җырчы үз тавышы белән яздыра инде. Чын җырчы алай җырламаска тиеш, дим. Халык фонограммага җырлаучыларны күбрәк ярата. Андыйлар популяррак та. Халык Европа стилендәге җырларны тыңлый башлады. Сикереп бии торган булсын ул. Ә моң дигән әйберне уйламыйлар да. Сольный концертымның бер өлеше халык җырларыннан торды. Бик авыр җырлар да бар иде. Халык шундый әйбәт кабул итте. Күрәсең мине ярата торган тамашачы килгән булгандыр.

– Ни сәбәпледер халык кабул итми соң моңлы җырчыларны...

– Халыкчан, моңлы җырчыларны күреп бетермиләр.Алар бераз кырыйда кала. Мактаулы исемнәр дә ала алмый. Аларны концертларга бик чакырмыйлар да. Мин үземне шундыйлар исемлегенә кертер идем. Безнең кебекләргә ихтыяҗ юк дип әйтимме соң...

– Дәрәҗәле исем мөһимрәкме, әллә халыкның яратуы сезнең өчен зуррак роль уйныймы?

– Әлбәттә, халык мәхәббәте. Җырчыга үсеш өчен мактаулы исемнәре дә кирәк аның. Синең тырышлыгыңны күрүләре мөһим. Үземнең яшемдәге, моңлы җырчыларга карыйм да, аларга берсенә дә дәрәҗәле исемнәр бирелмәгән. Шунысы күңелгә тия.

– Андый исемнәрне җитәкчелектән барып сорарга кирәк, диләр бит...

– Кемнән сорыйм икән инде мин аны? Гомумән дә Мәдәният министрлыгына барып, нидер сорап йөргәнем юк. Кая керергә, кемнән сорарга икәнен дә белмим. Кайчак, көтеп кенә утырсаң, аны берәүгә дә китереп бирмиләрдер, дип уйлаганым булса да.

– Сез дә “ТОП”овый җырчылар исемлегенә кереп, көненә икешәр концерт куярга хыялланасызмы?

– Әлбәттә, хыялланам. Әмма минем өчен беренче урында – сыйфат. Үз тавышы белән җырлаган кешегә көнгә ике концерт кую мөмкин түгел. Үлә-бетә, тиргә батып җырлап чыгарга була, әлбәттә. Әмма ул инде сыйфатлы җыр булмаячак.  Андый тырыш кешеләргә шаккатам. Аңа бит физик яктан да, рухи яктан да өлгерергә кирәк. Бигрәк тә хатын-кыз җырчыга. Өстәвенә рәсми рәвештә башка урында да эшлим, балалар укытам. Үземне профессиональ җырчы дип әйтә алам, чөнки аның өчен мин ун ел укыдым. Теләсә кайсы популяр җырчы янына чыгып, горурланып, үземне җырчы дип әйтүдән курыкмыйм. “Кассовый” концертлар кую өчен бәлки миңа бераз реклама җитеп бетмидер.

– Сездә укыган балалар танылган җырчыда белем алулары белән горурланамы?

– Горурлана. Әти-әниләре дә миңа бик күп шалтырата, язалар. Талантлы укучыларым бар, шактый гына бәйгеләрдә җиңәләр. Балалар белән эшләргә бик яратам. Укыта башлаганыма да 12 ел була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң сәнгать юлын сайлаучы укучыларым да бар.

– Иҗади юлны сайлаган укучыларыгызга нинди киңәшләр бирәсез?

– Аларга дөресен әйтәм: эстрадада җиңел түгел, эш табуы авыр, дип аңлатам. Чөнки бездә артистлар өчен эш урыны юк. Артистлар бөтенесе “эленеп” тора. Алар пандемия вакытында бер тиен акчасыз утыра хәзер.  Укучыларыма гел шуны әйтәм: укып чыгып кына җырчы булып булмый. Финанс яктан даимилек булдыру мөһим. Җырчы булу бик авыр әйбер. Кайберсенең әти-әнисе дә җырчы һөнәренең үзенчәлеге белән кызыксына. Аларга да аңлатам. Әгәр дә хәзер һөнәр сайлау каршында торсам, җырчы булмас идем. Халык җырчыны бик күп акча эшли, дип уйлый. Алай түгел. Чыгымнарны исәпләсәң, аларның да акчасы башкаларныкыннан артык булмый.

– Кайберәүләр популярлыкларын арттыру өчен гайбәтләр уйлап чыгара, “кара пиар” дибез, шуның белән мавыга. Мондый ысул белән популяр булуга ничек карыйсыз?

– Кешене берничек тә алдап булмый. Тегеләй сөйләдең ни дә, болай сөйләдең ни... Андый әйбергә битарафмын. Минем турында берәр нәрсә уйлап чыгарыла икән, якыннарым, авылдашларым, дусларым аның дөрес түгел икәнен белә бит инде. Ул бит ялган була. Абый белән әти-әни мине шулай тәрбияләде. Ялганламыйча, үз фикереңне әйтергә, үз-үзеңне бар яктан да кысаларда тотарга өйрәттеләр.  Хәзерге заманда кеше нәрсә әйтер икән дип яшәргә ярамый. Кеше кешене күрми. Һәр кешенең үз тормышы һәм ул авыр. Кем ничек булдыра ала, шулай яши. Гайбәтләргә нормаль карыйм, җырчыны сөйлиләр инде ул. Мин дә идеал түгел.

– Ә нинди җитешсез якларыгыз бар?

– Мин – бик кызу кеше. Ялганлый белмим. Кайвакыт хәйләләргә, бераз ялганларга да кирәктер. Кызып китеп, әйтеп атам. Гафу үтенә дә беләм – минемчә, бик яхшы сыйфат. Көчле, мәрхәмәтле кешеләр генә шулай эшли ала. Кичерә дә белергә кирәк. Әшәкелекне тиз онытам.

– Шәхси тормышыгызга килсәк, кияүгә чыкканчы егетләр артыгыздан күп йөрдеме?

– Егетләр күп йөрде. Әмма үзем мәктәптә, училищеда укыганда егетләр белән күп йөрдем димәс идем. Булды инде. Әмма бер егет белән йөреп, икенчесе белән “заигрывать” итә торган кеше түгел. Бик тугрымын.

– Ә беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?

– Хәтерлим. Авылга кунакка кайтып йөри торган егет иде. Ул әле безнең авыл кызы белән очрашып та алды. Шуның өчен елаганнарым! Әни шунда миңа: “Әй, кызым, мондый егетләрең күп булыр әле, егетләр өчен елап утырма”, – дия иде! Без әни белән дус кызлар кебек. Ул минем бөтен серләремне, хәлләремне белә һәм аңлый.

 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»