поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2020 Язмыш

Җиде буын җылысын сакла

Соңгы елларда гаилә шәҗәрәләре төзүгә игътибар артты. Күпләр үзләренең нәсел тарихын өйрәнеп, ерак ата-бабаларының кемнәр булуын ачыкларга тырышалар. Бу – бик күп вакыт таләп итә торган четерекле, шул ук вакытта кызыклы һәм бик тә саваплы эш.

Самарада яшәүче хезмәт ветераны, озак еллар тарих укытучысы булып эшләгән Фәйзрахман абый Гайнуллин да үзенең нәсел җепләрен төзү белән шөгыльләнә.

- Әти-әнием гади колхозчылар иде. Ә менә аларның әби-бабалары - дин әһелләре булганнар. Әтинең әнисе Мәрфуга - Самара белән Ульян өлкәләре чикләрендә урнашкан Лабит авылының Хәмзә мулла (ул 63 ел муллалык итә) кызы.
 
Ә әтисенең тамырлары Елховка районының Тупли авылына барып тоташа. 1854 елда бабасы Гайнулла, мәдрәсә тәмамлаганнан соң, Мулла авылына икенче мулла итеп җибәрелә. Шунда Хәлиулла бабам – әтинең әтисе туа.
 
Бабай бик уңганнардан була. Ул тормыш иптәше белән Самарадан, Ульяннан һәм Татарстаннан маллар куып алып кайтып, итен, тиресен, маен саткан. Архив мәгълүматлары буенча, гаилә 5 ат, берничә сыер, дистәләгән сарык асрый. Хәлиулла бабай умартачы да булган. Урманда аның умарта кортлары кыш чыккан урынны бүген дә Хәлиулла бабай тармагы, ә ул казыган коены - Хәлиулла коесы дип йөртәләр.
 
Бабай белән әбинең өч улы – Әндәрҗан, Мирзаҗан һәм Габдрахман (минем әтием) булган. Мирзаҗан абый авылда мөәзин булып тора. Динсезлек чоры башлангач, аны гаиләсе белән Архангельск өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр. Кызганычка, аңа шуннан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Өстенә агач төшеп, бакыйлыкка күчә. 1947 елда аның хатыны, ике баласын ияртеп, авылга кайтканы, ике ел бездә яшәгәне хәтеремдә.
 
Әндәрҗан исемле улларының да язмышы бик аянычлы. Татарстанның Кизләү мәдрәсәсен тәмамлаган абыебызны Красный Яр районының Кондырча авылына указлы мулла итеп билгелиләр. Анда ул Иләүлә исемле кызга өйләнә, 1916 елда Габделәхәт исемле уллары, ә 1919 елда Наҗия исемле кызлары туа. Өченче баласын тапканда, Иләүлә бакыйлыкка күчә. Бераздан Әндәрҗан абый Кәфия исемле хатынга өйләнә һәм аларның ике балалары – Фоат белән Наилә туалар.
 
Динсезлек чоры башланган 1929 елда Әндәрҗан абыйны муллалыктан төшереп, авылдан куалар. Ул гаиләсе белән Урта Азиягә (бу вакытта Кәфиянең әти-әниләре Самаракандка барып урнашкан булалар) китә, потребсоюзга хисапчы булып эшкә урнаша. Тик усал кешеләр анда да табыла, җитәкчеләргә Әндәрҗанның элек мулла булуы турында хәбәр итәләр. 1938 елда аны үлем җазасына хөкем итеп, аталар. Иренең вафатыннан соң Кәфия әтисе йортына кайта.
 
Аларның балалары, оныклары барысы да укымышлы булдылар, арада инженер, укытучы, летчик кебек һөнәр ияләре бар. Уллары Фоат Мәскәүдә, сәүдә институтын тәмамлап, Кемерово өлкәсе башкарма комитетының өлкә сәүдә идарәсендә эшләгән. Кызлары Наилә Ленинград университетының көнчыгыш телләр факультетын тәмамлый. Аңа Төркиягә эшкә юллама бирәләр. Тик мулла кызы булуы ачыклангач, Наиләгә дә чикләр ябыла.
 
Ә Габделәхәтнең язмышы, әтисенеке кебек, аянычлы була. Бөек Ватан сугышы вакытында ул, разведчик буларак, Украина җирендә барган сугышларда катнашкан. Габделәхәт абый фашистлар оккупацияләгән бер хуторда яши, чукрак-телсез булып кылана. Ә үзе абзар башыннан безнекеләргә немецлар турында мәгълүматлар җибәреп тора.
 
Бервакыт ул яшәгән йортка фашистлар кереп, тавыклар тота башлыйлар. Бер кош абзар башына очып менә. Аның артыннан менгән немец солдаты разведчикны да, рациясен дә табып ала. Дошманнар солдатны да, йорт хуҗасын да бәйләп, тереләй утка ташлыйлар, - дип сөйли Фәйзрахман абый.
 
Гаиләсе турында бу мәгълүматларны ул архивлардан соратып алган. Авылдашлары һәм туганнарының истәлекләре дә ярдәм иткән, әлбәттә.
 
Фәйзрахман абый төрле рәсми язулар, архив белешмәләре арасында әтисенең фронттан язган хатларын да саклый. Анда әтисе үзе турында күп язмый, балаларын, авылдашларын сораша, хатынына: “Авыр вакытлар дип, намазыңны укымыйча калма”, - дип нәсыйхәт бирә.
 
Габделәхәт абзый үзе дә сугыш кырында булуына карамастан, гыйбадәт кылган. “Баштан командирлар ачулана иде, аннан, ярар, зарарсыз кеше. Укысын намазын, дип кул селтәделәр”, - дип сөйләгәннәр бергә хезмәт иткән якташлары.
 
- Советлар заманында әти-әни колхозга керергә мәҗбүр булсалар да, күңелләре белән ислам диненә тугры калганнар. Алар беркайчан кеше әйберенә тимәделәр. Өйдә алты бала ач утырганын белсә дә, әти колхоздан бер уч икмәк тә алып кайтмады. Бу - хәрәм, дия иде. Гаиләсен туендырыр өчен, ул, Куйбышевка килеп, йөк ташучы булып эшләгән, хезмәт хакына азык-төлек алып кайткан.
 
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтине фронтка алдылар. Әнигә берьялгызына алты бала белән авыр булса да, җаен таба иде, алабута, черек бәрәңге ашатмады, ач тотмады, - дип искә ала Фәйзрахман абый.
 
Әнә шундый авырлыклар белән үссә дә, ул бу тормышта үз урынын таба алган. Җидееллык мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлаган, татар педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштергән. Кулына диплом алган яшь белгечне Ульян өлкәсенең Майна районына эшкә җибәрәләр. Шунда ул булачак тормыш иптәше, үзе кебек яшь укытучы Назыймә белән таныша. Бераздан яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Шул көннән башлап алар тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлыйлар. Башта юллама буенча Урта Азиягә китеп эшлиләр, белемнәрен дәвам итәргә килешеп, югары уку йортына укырга керәләр. Ә Фәйзрахман абыйның туган авылына укытучылар кирәк дигән хәбәр килгәч, икесе дә кайтып, Назыймә апа - рус теле, Фәйзрахман абый география һәм тарих дәресләрен укыта башлыйлар. Ә 1965 елда гаилә башлыгын директор урынбасары итеп куялар.
 
Гаиләдә өч кыз туа. Шәһәрдә балалар үсеше өчен мөмкинлекләр күбрәк дип, Гайнуллиннар, йортларын сатып, Самарага күче-нәләр. Фәйзрахман абый Чапаевскның 42 санлы профессиональ-техник училищесында директор урынбасары булып эшләп ала, аннан соң тарих, политэкономика фәннәрен укыта.
 
Фәйзрахман абый белән Назыймә апа балаларына да яхшы тәрбия, югары белем биргәннәр. Бүген алар үз гаиләре белән яшиләр, әти-әниләренә берсеннән-берсе матур биш онык бүләк иткәннәр.
 
- Гаилә җепләрен барлый башлавымның төп сәбәбе дә - оныкларым. Алар нинди нәселдән чыкканнарын, ерак ата-бабаларының кем булуларын белсеннәр, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Җиңүгә өлеш керткән туганнарының исемнәрен онытмасыннар өчен, - дип сөйли Фәйзрахман бабай.
 
Чынлап та, һәр кеше үз нәселенең җиде буынын белергә тиеш, диләр. Тамырлары нык булган агач көчле җилләргә дә бирешмәгән кебек, үз асылын аңлаучылар, үз тамырларын тоеп, белеп яшәүчеләр тормышта да югалып калмыйлар.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 15.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»