поиск новостей
  • 23.09 "Кияү урлау" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 24.09 "Хыялый" лирик комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 26.09 "Полиционер" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 27.09 "Алай түгел, болай ул" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 10.10 "Утка очкан күбәләктәй…" романтик драмасы. Тинчурин театры 18:30
  • 11.10 "Акча бездә бер букча" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 11.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Яр Чаллы "Дк Энергетик". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Сентябрь
  • Булат Җиһаншин - җырчы
  • Николай Беляев - шагыйрь
  • Нияз Даутов (1913-1986) - җырчы
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
  • телэче районы.БИК тэмле бэрэнге сатыла сорт Невский.капчыгы 1200 +7 958 624-44-82
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Азнакайда бер бүлмәле фатир сатыла. Телефон: 89874221206.
  • Казан шәһәренең Җиңү проспектында өч бүлмәле фатир сатыла.9нчы этажда, янәшәдә балалар бакчасы һәм мәктәп урнашкан. Телефон+7 917 268-01-33 Илнар
  • Питрэч районы Юнусова авылы умарта балы сатыла. Бик тэмле. 1400сум оч литрлы банка. Салихов Фанис тел. 89093088398
Архив
 
12.06.2020 Бәйрәм

Парадка әзерләнәбез

Самараның Кряж аэродромында хәрбиләр тулы көчкә Җиңү Парадына әзерләнәләр. Хәрби адым, тантаналы марш һәм һәр катнашучының йөзендә битлек – бу быелгы парадның аермасы булачак, чөнки сәламәтлек барыннан да мөһим!

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елда Җиңү парады 24 июньдә узачак, дип игълан итте. Бу дата очраклы гына сайланмаган. Моннан 75 ел элек нәкъ шушы көнне Кызыл мәйданда җиңүчеләр парады узган иде. Анда Европаны азат иткән сугышчылар һәм Ленинград, Сталинград, Мәскәүне яклаучы хәрби хезмәткәрләр катнашкан.
 
Быелгы бәйрәмгә әзерлек вакытында исә, парадта катнашучыларның һәм караучыларның иминлеген тәэмин итү өчен, барлык техника да тулысынча дезинфекцияләнә, ә бөтен кешеләр битлекләр, перчаткалар белән тәэмин ителә, антисептиклар белән эшкәртелә. Моннан тыш, солдатларны көн саен табиблар тикшереп тора. Хәзерге вакытта пехота һәм техника бергә дә, аерым-аерым да репетицияләр уздыралар. Авыр машиналар билгеле бер тизлек белән барырга, ә маневрлар рәтләр төзеклеген бозмыйча башкарылырга тиеш. Чылбыр тасмалы (гусеничная) техникага асфальтка зыян китерми торган махсус тышлыклар кидерелгән. Хәрбиләр алдында тигезлекне саклау гына түгел, ә төгәл билгеләнгән вакытка сыешу бурычы да тора. Күптәнге традиция буенча Самарада хәрби парад кырык минутлар чамасы дәвам итә. Быел парадта техника саны алдагы еллардан күбрәк булачак. 24 июньдә Куйбышев мәйданы өстенә 12 һава техникасы күтәреләчәк. Аннары тамашачылар алдыннан Бөек Ватан сугышы чорындагы 60тан артык хәрби машина үтәчәк. 14 июньнән башлап парадта катнашырга тиешле техника Куйбышев мәйданына куела һәм хәрби техника сөюче кешеләр аларны якыннан карый алалар.
 
Репетицияләр көн саен төшке ашка кадәр - аэродромда, ә строевой адым кичен частьләрдә камилләштерелә. Әзерлек өчен вакыт бик аз калып бара. Шуңа күрә күнегүләр эссе кояш астында да, коеп яуган яңгыр астында да тукталмый. Куйбышев мәйданында иң беренче репетиция 18 июньдә булачак, дип планлаштырыла.
 
24 июнь көнне бөтен ил буйлап тантаналы чаралар узачак. Кайбер шәһәрләрдә парадлар бик тыйнак кына булса, Самарада шәһәр халкын традицион рәвештә зур бәйрәм белән сөендерергә вәгъдә итәләр. Моннан тыш, эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, бу юлы Самарада Җиңү парадын халык тулысынча урамда яки трибуналардан күзәтә алыр, дип көтелә.
 
Юбилей парады иртәнге сәгать 10да Куйбышев мәйданында башлана. Тамашачылар алдында тантаналы марш белән Самара гарнизоны һәм Үзәк хәрби округ хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ФСИН хезмәткәрләре, бронялы автомобильләр, танклар, үзйөрешле артиллерия кораллары, С-300 зенит-ракета комплекслары һәм хәтта БМ-21 “Град” залп утының реактив системалары узачак.
 
Билгеле сәбәпләр аркасында быел, гадәттәгечә, парад расчетларыннан соң мәйдан буенча сугышта катнашкан бабаларының портретларын тоткан кешеләр узмаячак. “Үлемсез полк” акциясе 26 июльгә, Россия Хәрби-диңгез флоты көненә, планлаштырылган.
 
2020 елның 9 маенда Җиңү көне билгеләп үтелде бит инде. Әмма бу бары тик виртуаль чаралар гына иде. Кешеләр балконнарда җырладылар, Үлемсез полкны онлайн уздырдылар, төбәк башлыгы ветераннар тәрәзәсе каршында җырлады. Гомумән, бәйрәм күңелләргә хуш килде кебек. Әмма, барыбер нидер җитми сыман. Әлегә Җиңү парады көнендә тамашачылар өчен өстәмә чаралар буламы, юкмы, билгеле түгел. Ә менә гадәттәге солдат боткасы эләкмәскә дә мөмкин.
 
Тамашачылар парадны трибуналардан карый алсын өчен, бөтен мөмкинлекләр дә каралачак, дип аңлатты губернатор Дмитрий Азаров. Трибуналарда чакырылган кунаклар өчен традицион 18 мең урын урынына 4590 утыргыч кына куелачак. Бу кунаклар арасында тиешле 1,5 метр дистанцияне саклап калырга мөмкинлек бирә. Шулай ук өлкә башлыгы кушуы буенча бөтен Куйбышев мәйданы һәм трибуналар бәйрәм башланырга ике сәгать кала дезинфекцияләнәчәк. Барлык тамашачыларның да битлектән булуы мәҗбүри. Мәйданга керү дә кешеләрнең күпләп туплануын булдырмаслык итеп оештырылачак. Шулай ук бәйрәмдә табиблар да дежур торачак. Барлык контроль-үткәрү пунктларын антисептиклар белән тәэмин итәчәкләр. Бәйрәм, гадәттәгечә, зур салют белән тәмамланачак.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 12.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ