поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.06.2020 Ана теле

Ана теле: Тел кануннарын – сөйләмебезгә

Ялганмалык кануны. Ул аваздан башланып. кушымча, иҗектә саклана. Сөйләмдә морфема дип йөртелә. Димәк ки, кушымчаны да сүз дия алабыз, чөнки, гәрчә алар аерым торганда конкрет бер мәгънәне дәгъваламаса да, гомуми мәгънә белдерү ягыннан алар төп сүзләрдән (лексемалардан) һич тә калышмый

-лар/-ләр, -лык/-лек, -чы/-че, -ыш/-еш һ.б. кушымчаларның аерым торганда да мәгълүм мәгънә төсмере белдерүен һәркем сиземли. Кызганыч ки, кушымчаларның грамматик төрләре мәктәптә берникадәр өйрәнелсә дә, аларның мәгънә белдерү ягыннан, ягъни семантик үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре (синонимлык, омонимлык, паронимлык һ.б.), хәлбүки алар бу яклап та төп сүзләрдән һич тә кайтыш булмаса да, сүзләргә чагыштырганда канәгатьләндерерлек өйрәнелмәгән. Өйрәнелгәне кадәре дә мәктәп программаларында чагылыш тапмаган.
 
Безгә әле кушымчаның көчен, тәмен, кадерен белергә өйрәтү җитми. Кушымча нәзәриясен дә, гамәлиятен дә бер чыганактан – тел дәреслекләреннән файдаланып өйрәнәбез. Сөйләм максатында өйрәнү өчен алар гына җитми. Бер сабак искә төшкәли: Беренчеләрдән “Татар сарфы”н язган Галимҗан Ибраһимов 1912 елда “Шура” журналында бу дәреслеккә карата әйтелгән фикергә җавабында  укучының “Китап укыдым” белән “Китапны укыдым” арасында аерманы төшендермәве өчен тәнкыйтьләвен уңай бәяли. Язмада янә “яз – язын, кич – кичен, былтыр, кыш –кышын” мисалларын да күнегү өчен кулланырга мөмкиндер. Үзегез туплаган мисалларга менә монысын да өстәгез әле. Җырдагы килгәләмисез сүзендәге  кушымчаларны  күзәтеп алыгыз: Арабыз да ерак түгел //Нигә килгәләмисез?
 
Мәгънә төсмерләрен белдерүдә нинди байлык! Тик тиешле игътибар җитмәү, җавапсызлык аркасында кушымчаларны куллану сүзләр нисбәтендә чагыштырмача шактый ким. Бу исә аерым кушымчаларның пассивлануына, хәтта сөйләмнән генә түгел, телдән төшеп калуына, югалуына китерә. Әйтик, динле, динчел, диндар сүзләрендәге синоним (тигез хокуклы) кушымчалар сөйләмдә тигез нисбәттә кулланыламы?
   
Шушында тукталып алып, кыска гына нәтиҗә ясап китү дә урынлы булырдыр: теге-бу кушымчага карата игътибарсыз булу, аны куллануда пассивландыру телебезгә зыян салу бит, димәк, бу хәл тел берәмлегенең хокукын кысу, телнең җитди бер законын бозу дип каралырга тиештер.
   
Бүген кушымчалар куллануда нинди кимчелекләр күзәтелә?
   А) Кушымчаны урынсыз куллану, ягъни кушымчаның нәкъ шушы мәгънә төсмеренә туры килмәве, мәгънә өтеклеге. “Ярлы халык байлар катлавына дошманлаша бара...” мисалында -лаша кушымчасы тиешле мәгънәгә тәңгәл түгел –  -аш/-әш, -ыш/-еш уртаклык кушымчалары, ике як та дошманлык күрсәткәндә генә шулай әйтергә була. Гомумән дә, -лаша/-ләшә кушымчасының уртаклык төсмерендә урынсыз кулланылуы еш очрый. “Тапшыруыбыз азагына якынлаша...” дигәндә дә дөресе якыная бит, чөнки радио,-теле тапшыру тамашачыга яисә тыңлаучыга таба “килә”, ягъни якыная, тегеләре тапшыруга таба килми ләбаса, ягъни уртаклык юк.
   
Теге-бу төсмер белдергән кушымча телдә була торып та аны сөйләм оештыручының төгәл күз алдына китермәве, шуңа тәңгәл кушымчаны тоймавы, тойса да аны эзләп табу чарасын күрмәве, ягъни сөйләменә карата гамьсезлек, җавапсызлык күрсәтүе аркасында сөйләмдә мәгънә өтеклеге яисә ялгыш мәгънә төсмере килеп чыга. Мәсәлән, сессия, җыелыш, тапшыру (мәгълүм бер эш, гамәл, чара, хәрәкәт...) дәвам итә, ә шул процесста катнашучылар аны дәвам иттерә.
   
Янә бер мисал. Эшнең яки хәрәкәтнең сөйләүчегә мөнәсәбәтенә, кайда башкарылуына (үз тирәсендәме, ерактаракмы, еракта укмы һ.б.) карап шуның белән, шушының белән дип белдерелә ала. Күп радио,-теле тапшыру “...шуның белән тәмамланды” дип бетерелә. “Шушының белән...” диясе урынга. Яисә “Бүгенгә менә шулар...”, диләр. “...менә шушылар” урынына. Микән белән икәнне, кая белән кайданы бутыйлар. Кемнәр өчен елый микән ялгыз миләш тәлгәше” диелә хәтта җырда да. Хәлбүки җөмләдә сорау сүзе килгәндә (кем, нәрсә, ничек, нигә һ.б.) мы-икән, ме-икән рәвеше була алмый. “Балалар өчен кем язарга тиеш микән?” ди бер хөрмәтле генә язучыбыз. Ә бер күренекле радиожурналистыбыз “Яңа елны кая каршы аласың?” дип сорый. Кайда диясе урында.
   Ә) Кушымча артыклыгы (тавтологиясе).
   
Тамырга кушымча ялгаганчы төп сүзнең барлык мәгънәләреннән (синонимнарыннан) файдаланып бетерергә кирәк. Татар теленең ялганмалы тел булуы һич тә аның төп сүзләренең мөмкинлекләре чикләнгән дигәнне аңлатмый. Төп сүзнең барлык мәгънә байлыгын нечкә тоемлап бетермичә торып кушымча ялгарга кабалану, кушымчалар белән артыгын мавыгу, шулай ук, төп сүзнең хокукын бозу, законсызлык саналырга тиештер.
   
Мәсәлән, аерым торганда татарның һәр сүзе берлек рәвешендә дә күплекне белдерә. Һәр сүзе! Димәк, тик торганда сүзгә күплек кушымчасы өстәлсә, урынсыз артыклык (мәгънә тавтологиясе) барлыкка килә. Нарат урманы, сыер көтүе, урам тулы машина һ.б. дигәндә нарат, сыер, машина сүзләренең грамматик рәвеше берлек булса да, әлеге сүзтезмәләрдә (сөйләмдә) алар күплекне белдерә, аларга -лар/-ләр өстәү мәгънәсезлек булыр иде, татар теленең асылы бозылган булыр иде.
   
Менә бу закон соңгы елларда аеруча еш бозыла. Урынсыз, артык -лар/-ләр, -нар/-нәр иң зур “җинаять”кә әйләнеп бара. Сан, микдарь сүзләре белән килгән берәмлекләргә -лар/-ләр өстәлүе – “татарча түгел”лекнең иң чекерәеп торган мисалы. “Бик күп кешеләр һәлак булдылар”. Монда берьюлы ике хатага юл куелган: ия белән хәбәр дә күплектә яраштырылган, гәрчә бу да грамматика дәреслегендә башлангыч класстан ук кисәтелә киленә. Кисәтелә... әмма күрәләтә бозыла киленә: “СПИД авыруы белән авыручыларның егермедән артыгы (дөресе: күбрәге) үлгәннәр”. “Азатлык” радиосы журналисты: “22 татар теле укытучылары эшлиләр”, ди. Бу законсызлык күбрәк җыр, шигырьләрдә хәкимлек итә: “Ике йөрәк кавышалар – авылда яшьлек туе”; “Сиреньнәр хуш исләр тарата...”.
   
Менә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле укытучыларына җибәргән күрсәтмәсе “1Х, Х1 сыйныфлар өчен чыгарыш имтиханнары тәртипләре... (“Мәгърифәт”,  2003, 1 май).
   
Парлы сүзләргә (азык-төлек, бала-чага, савыт-саба, явым-төшем, күрше-күлән, ир-ат һ.б.), күплек мәгънәсе эчтәлегенә салынган сүзләргә (мәгълүмат, каникул, җәмәгать, сайлау һ.б.) -лар/-ләр өстәү-тагу да гайре табигый саналырга тиеш.
   
Ялганмалык сыйфатын арттырып җибәрү очраклары башка кушымчалар мисалында да күзәтелә. Радиотапшыруда бер җитәкчегә текст язып биргәннәр дә, ул андагы “аңлашылмаучылык” дигән сүзне әйтә алмыйча ике-өч тапкыр төртелеп торды. Андыйлары, ярый әле, үз мәгънәләренә туры китереп ясалган, ә бит мәгънә кытыршылыгы белән ясалганнары да бихисап. “Азатлык” радиосы, әнә, “Үз илләрен ирекләндерергә...” дип азаплана.
   
Кайбер кушымчаларның “агрессорлыгы” көчәя бара. Мәсәлән -лык/-лекнеке. Бүген хәтта матбугат чаралары да “ике авыл аралыгы” дип яза ала. Икенче бер газет: ”Сез аны газетның 16–19 декабрь аралыгында басылып чыккан саныннан укый аласыз...” дип яза. Ә бит, хәтерлисездер, Илдар Юзиевнең: Их, дусларым, Сөйгән ярың белән//Якын булсын икән аралар, дигән юллары ничек тулы һәм аһәңле ишетелә.
    -Лык/-лек, -лы/-ле кушымчаларының артыклыгы икесе кушылып китеп тә (-лылыклы/-лелекле) “татарчалыкка” нык суга (Тантаналылык, мөмкинлелек, игътибарлылык, законлылык, шәфкатьлелек (тантана, игътибар, мөмкин, шәфкать(ле), законлы һ.б. урынына. “Эчтәлекле чыгыш” дигән калька тезмә йөри. Мәгънәсезлек бит – чыгыш булгач, аның эчтәлеге шиксез буладыр инде, эчтәлексез чыгыш була димени! Өстәвенә әле бер галим “эчтәлеклелеге” дип тә җибәрде.   
   
Кыскасы, -лык/-лекнең чүп үләне кебек әрсезләнеп таралуы күз алдында: Мәктәптә элек-электән җылылык җитми...; Аналык хокукы...; Шул чәчәкле үзәнлекләрдә эз калдырып йөрисе иде... ; Болын да хәзер болынлыкка әйләнде.
   
Мондый тискәре мисалларны бүгенге гаммәви чаралардан табып, сәбәпләрен ачыкларга тырышыгыз әле.
   
Кушымчалар синонимиясендә дөрес юнәлеш тоту, ягъни иң тәңгәл кушымча сайлап алу юлларының берсе – ул телнең бу законының сөйләм кушымчаларына туры килүе. Әйтик, кушымча сайлаганда сөйләмнең төрен, жанр үзенчәлеген, сөйләм мотивларын (аның иясен, адресатын, ниятен һәм шартын) истә тотарга күнегергә кирәк. Мәсәлән, язма сөйләмдә: концерт булачак яисә булыр, әйтмә сөйләмдә: концерт буласы яки була. Жанр төренә карап: имзалаган – имза куйган; ышандырырлык – ышандыргыч һ.б. Дәлилләрне үз мисалларыгыз белән тулыландырыгыз.
                                                      Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 11.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»