• 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 06 Июнь Айгөл Гыймранова
  • 06 Июнь Илдар Хәйруллин
  • 06 Июнь Фәнис Фәтхи
  • 07 Июнь Мөнирә Мазунова-Хәбибуллина
  • 08 Июнь Сәрия Мифтахова
  • 08 Июнь Рәис Миңнеханов
  • 08 Июнь Хәлисә Ширмән
  • 09 Июнь Лилия Сөнгатуллина
  • 09 Июнь Луара Шакирҗан
  • 10 Июнь Гөлсем Исәнгулова
  • Ищем чистоплотную мусульманку на подселение ул.Губкина 30Б. Отдельная комната в трехкомнатной квартире, в новом доме, остановка рядом. Тел.89600412669
  • Казань салмачи бистэсендэ 8 сот жир кишэрлеге сатыла,бик унайлы урында ,фундаменты бар ,барлык сорауларга телефон аша жавап бирэмен,телефон номеры 89377797292
  • Кама Тамагы районында 11,6 га (ике пай 5.8га) межевать ителгэн жир участогы сатам. Участок бик унайлы урында урнашкан, яныннан ук асфальт юл утэ, документлары эзер. 2024 елда идел аша купер тозелеше кулланышка тапшырылачак, шэһэрдэн участокка кадэр асфальт юлдан 40 минут вакыт кирэк булачак. Кадастровый номер 16:22:060501:111 Тел 89674628716
  • Журналистлар урамында урнашкан ике бүлмәле квартирага бергә торырга татар кызы эзлибез. Якында гына Попова, Пионерская, Ак. Губкина остановкалары. 16000 всё включено. 89274052074
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
 

 
Архив
 

               

02.08.2010 Җәмгыять

“ЧАКЫРГАН ҖИРГӘ БАРМЫЙ КАЛЫРГА ЯРАМЫЙ”

Кунак чакыру мәшәкатен барлык кеше дә өнәп бетерми. Күпләр күбрәк үзләре кадер-хөрмәттә хозурланып, сыйланып йөрүне хуп күрә. Кунакта рәхәт, әлбәттә.

Арабызда якыннары, таныш-белешләре белән аралашудан тәм табып, һич иренми аларны ихлас күңелдән кунак итеп, гомерләре буе кешене кадер-хөрмәт итү савабын алып яшәгән гаиләләр дә бар. Актаныш районында гомер итүче Фәридә һәм Алиф Имамовлар шундыйларның берсе.

 

Аларның үзенә тартып торган ике катлы нурлы йортыннан беркайчан кеше өзелгәне, хуҗаларына илткән сукмакка тузан кунганы юк. Хуҗабикә Фәридә апа табынны мулдан әзерли торган аш-су остасы, инде кызлары Энҗе дә байтактан кул астына керә. Хуҗа кеше Алиф абый, пенсиядә булса да, эшли, гаиләне матди яктан тиешенчә тәэмин итә. Иртә таңнан торып, хөкүмәт эшеннән тыш, бакчада һәм хуҗалыкта батырып хезмәт куйганга, гомерләре буе муллыкта яшиләр. Хуҗабикә әйтмешли, туганны туган, дусны хөрмәт итә белгәнгә, хәзинәләрендә булганын башкалар белән дә күпсенми бүлешәләр. Фәридә апаның сеңлесе Фәнүзәнең һәм аның иренең вафатыннан соң ятимә калган кызлары Миләүшәне үз канатлары астына сыендырып, укытып кияүгә бирделәр. Аның абыйсы Илдарны да ярдәмнәреннән ташламадылар. Хәзер дә аларның гаиләсе белән атна саен аралашып, балаларына дәү әти-дәү әни җылысы биреп яшиләр.

 

Күңелләр киң булганда, анда әллә кемнәр дә, әллә ниләр дә сыйганын шушы гаилә аша күреп була. Шуңа, күпме уйласам да, кунаклар хакында гәп кору өчен алардан да кулай кеше тапмадым. Хуҗабикә Фәридә апа белән сөйләшкәндә, Алиф абый да, хәләл җефетенең фикерләрен куәтләп, сүзгә кушылды. Кунакта кунаклар хакында сөйләшү үзе бер кызык булды.

 

– Фәридә апа, кайчан килсәң дә, сездән кеше өзелми: кунаклар, мул табын, мунча. Үзегез дә кунакка йөрергә яратасызмы соң?

 

– Әлбәттә, яратабыз, хөрмәт итеп чакырган җиргә бармый калырга ярамый. Туганнар да, дуслар да күп. Үзебезнең ишек-капкабыз ябылып тормый, кеше килмәгән атна юктыр да. Туган-тумача, дус-иш белән аралашудан тормыш яңалыклары белән танышасың, якыннарыңның, танышларның хәлен беләсең, тәҗрибә уртаклашасың, иң мөһиме – үзеңнең кирәклегеңне сизәсең.

 

– Чакырып та килмәгән кунакка үпкәлисезме?

 

– Андый очракларны бик хәтерләмим. Бер гадәтләнгәч, кеше озаграк килми торса, эч поша башлый, кайчак әллә үпкәләттем, хәтерен калдырдым микән, дип тә уйлап куясың. Мин туры сүзле кеше бит.

 

– Ә менә тыгыз эш вакытында йөргән кунакны ничек каршы аласыз?

 

– Кешенең йомышы төшеп, кайчак ашыгыч үтенеч белән килгәне дә була. Үзара якыннан аралашучылар бер-берсен аңлыйлар, гаеп итешмиләр. Эш качмый ул, бусагамны атлап кергән кешегә, кем булуына карамастан, караңгы чырай күрсәткәнем юк. Аллаһның биргәненә шөкер, тамак туклыгы, һәр кешенең үз ризыгы. Өстәлдән нигъмәт китеп тормаса да, арада гел тәмле ризык, таба ашы пешкән чакка туры килгән мул ризыклы кешеләр дә була. Андыйлар хакында бездә “мактап йөрисең дә инде үзең”, диләр.

 

– Сезнеңчә, чакырылган кунак өчен иң мөһиме нәрсә?

 

– Якты чырай, мунча, сый-хөрмәт. Муллык чоры бит, иркенлек хәзер, күңелең киң булганда, кайчан кем килсә дә, урын-җир, сый җитәрлек. Табигатебез, яшәгән җиребез һәр сезонда үзенчә матур. Агыйдел, җиләк-җимешле урманнарыбыздан хозурланып бер урап кайту үзе ни тора! Җәй буе көн саен диярлек 10 км ераклыктагы салкын чишмәгә коенырга йөрибез, килгән вакытларында теләге булган кунакларны, дусларны да ияртәбез. Тәннәр җиңеләеп китә, быелгы корылыкта бигрәк тә организм көн саен чишмә хозурын сорап кына тора.

 

Ә авыл җирендә кунакның башы – хуш исле себеркеле эссе мунча. Аеруча шәһәрдән кайтканнар өчен тансык ул. Җәен мунча якмаган көн сирәк.

 

– Кунаклар килгәндә табынга күпчелек нинди ризыклар куясыз?

 

– Кунак сыен табынга китерү бик җаваплы эш. Ризык әзерләүченең тәһарәтле яки госелле булуы мөһим. “Бисмилла” әйтеп, күңел җылыңны салып, яхшы уй-ниятләр белән әзерләнгән ризык кына тәмле, шифалы, бәрәкәтле була. Кунак килгәч, кибеткә чыгып йөгерү эш түгел. Шуңа күрә кеше килгәндә йөз кызармас өчен хәстәрлекле, запаслы булу яхшы. Алдан чакырылган кунакларга үзебезнең татарларга хас аш һәм бәлеш әзерләми калганым юк. Алардан башка табынга нидер җитмәгән кебек. Тәбикмәк, өчпочмак, гөбәдия кебек камыр ашларын да яратып пешерәм, чәкчәкне дә беткәннән-беткәнгә өям. Аннан соң, кемнең нәрсә яратканын да искә аласың. Гаиләбездә каенанам – беренче, ирем – икенче ашларны, кызым – татлы камыр ризыкларын, ә үзем ухадан кала барлык ашамлыкны да яратам. Шуңа ризыкны төрледән-төрле әзерләргә күнегелгән инде. Көздән үк туңдыргычка кышка җитәрлек итеп фаршлы борыч, голубцы, эчәккә тутырмалар тутырып куям, запас мантый, пилмәнсез дә торганым юк. Көтмәгәндә кем дә булса килеп чыкса, алдан әзер ярым фабрикатлар бик рәхәт, табынны ашыкмый, кабаланмый әзерлисең.

 

– Кыш өчен җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ниләр әзерлисез?

 

– Компотны 20-30 банкадан арттырмыйм. Ә сокны ел саен 3 л лы банка белән 50-60 арны әзерлим, әзер сок коктейль ясау өчен дә бик уңайлы. Бакчада үз көчең белән үстергәнне әрәм итәсе килмәүдән дә күп эшләнә. Төрле соус, салат, гөмбә, аш тәмләткечләрне ел әйләнәсе табыннан өзелмәслек итеп ябам. Кышка әзерләгәндә бер нәрсәне дә рецептка карап эшләмим, бер ясаганны кабатламыйм, һәр япканының тәме үзенчә килеп чыга.

 

Умарта асрагач, Аллаһның биргәненә шөкер, балдан да өзелеп тормыйбыз. Быелгы корылыкта кортларга да авырлык килде.

 

– Кунак озак торса, кайчак ялкыта да башлый. Сезнеңчә, аның вакыты чиклеме?

 

– Нинди якынлыктагы туганың кайдан килә инде. Себердән елына бер тапкыр туган ягын сагынып ялга кайткан кунаклар айлар буе да тора. Алар үз кеше, гаеп итә торган түгел, өйрәнелгән. Вакытларын ничек үткәрергә белми йөргәндә эшләрне бергәләп башкарабыз.

 

– Мунча, сыйланудан тыш кунакта булуны тагын ничек истә калырлык итәргә мөмкин?

 

– Көн саен моңланып утырмасаң да, гармун белән бер җырлап алу кәефне күтәреп җибәрә. Алиф үзе төрле гармуннарда уйный, Башкортостанда, Казанда музыка белгече булган якын туганнарыбыз күп. Җырлашып алганда гади көн дә бәйрәмгә әйләнә.

 

– Кунакка йөрешү өчен кайсы ел фасылы уңай?

 

– Җәй көне ямьле табигать кочагы, су буе, отпуск, каникуллар булу кунакта йөрүчеләр өчен уңайлы, ә кунак сыйлаучыларга бу вакыт яңа өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш муллыгы чоры. Кышын исә гәпләшеп утырырга буш вакыт күбрәк.

 

– Безнең татарда элек-электән кунакка күчтәнәч белән йөрү йоласы бар. Аны кабул итеп алу да күңелле, килеп кергән кешенең дә йөзе якты.

 

– Кешенең төрле чагы була, шуңа берәүдән берни өмет итмим, буш кул белән килсәләр дә, гаепләмим. Күңеле җитеп күчтәнәч алып килгәннәрнең хөрмәтен рәхмәт әйтеп кабул итеп алам, үзем дә, хәзинәмдә булганнан өлеш чыгарып, күчтәнәч тутырам.

 

– Яшь чакта кунак сыйлау белән хәзергесе арасында аерма бармы?

 

– Бар, билгеле. Килен булып төшкәч, каенанам: “Мин беркайчан кибеттән аракы сатып алмадым, сиңа да шуны киңәш итәм. Кирәк кеше үзенә үзе таба ул”, – дип үз фикерен җиткерде. Аның бу акыллы киңәшен истән чыгармадым. Үзем сатып алмасам да, яшь чакта өстәлгә эчемлек куймасаң, кеше гаеп итәр кебек иде. Соңгы елларда, кем килүенә һәм нинди мәҗлес булуга карамастан, табынга спиртлы эчемлекләр һәм хәрәм ризыклар куйганыбыз юк.

 

– Төрле кешеләр бар, арада якыннарыңның, дус санаганнарның байлыгына, дәрәҗәсенә карап, кунакны төрлечә каршы алып, шулай ук озатып калучылар да була.

 

– Бу тормышта һәркем үз карашы, үз фикере белән ничек булдыра ала, шулай яши. Кешесенә күрә каршы алып, аерым табын әзерләгәнебез юк. Нигә алай тарсынырга, бер-береңне араларга? Бу дөньяда барыбыз да кунак кына бит, беребез дә мәңгелеккә килмәгән.

 

Айгөл НУРИЕВА.

 

* * *

 

Ә СЕЗ КУНАК КАБУЛ ИТӘРГӘ ЯКИ ҮЗЕГЕЗ КУНАККА ЙӨРЕРГӘ ЯРАТАСЫЗМЫ?

 

Азат ГАЯЗОВ, “Пар алма” газетасы баш мөхәррире:

 

– Дусларым белән еш очрашабыз. Аларны өйгә чакыруны кулай күрәм. Чөнки өй атмосферасы күңелгә хуш килә: җайлырак та, иркенрәк тә. Үзебез дә еш йөрибез. Чакырулардан баш тарткан юк. Хәзер кибеттә бөтен әйбер бар. Кунак сыйлау бернинди кыенлык тудырмый.

 

Әлфия АВЗАЛОВА:

 

– Өемдә кунак кабул итәргә яратмыйм. Аларны бик сайлап, сирәк кенә чакырам. Кибетләрдә икмәк бәясе артты, азык-төлек янына якын бара торган түгел. Бер кунак чакырсаң да, табын кору өчен күпме чыгым тотыла. Халык әйтмешли, моннан кемгә – сугыш, кемгә файда. Акчаны юк-барга сарыф итүне, кунак чакырып сыйлап утыруны өнәмим. Минем әле өч ятим баланы үстерәсем бар. Бертуган сеңлем үлде бит. Аның балаларын карыйм, булышам.

 

Үзем дә кунакка йөрергә яратмыйм. Аягымны да атлыйсым килми. Кая кемгә генә кунакка җыенсаң да, буш барып булмый. Бу кесәгә суга. Шунысы үтерә. Өстәлеңдә булган сый-нигъмәтең белән тукланып, өеңдә утыруга берни җитми!

 

Наилә МОРТАЗИНА (композитор Фирзәр Мортазинның хатыны), Буа районы Кайбыч авылы:

 

– Кунакка бер дә йөрисем килми. Бу минем өчен зур проблема. Нишләптер өйдә генә утырырга яратам. Әллә моңа яшь тә тәэсир итә, белмим. 50 не уздык бит. Яшьрәк чакта кунакка күп йөрелде.

 

Ә үзебездән кеше өзелми. Фирзәр дә гел кунаклар чакыра. Дуслары күп. Аеруча җырчы халкы даими кунакларыбыз. Алар килешкә аш пешерәм. Свежий сарык ботын сарымсак, майонез, аджика, тоз-борыч, тәмләткечләр белән маринадлап, бер тәүлек тотам. Каз мае сыланган табага салып, мичтә пешерәм. Бик тәмле була.

 

Кунакларны сыйлауда күршеләрем дә булыша. Тату яшибез. Берсе – кош теле, икенчесе – өчпочмак, өченчесе гөбәдия пешерә. Кунак килсә, күңелле. Өй дә ямьләнә, вакыт та тиз һәм күңеллерәк уза.

 

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА, “Адәм белән Һава” тапшыруы алып баручысы:

 

– Кунак чакырырга, аларны кабул итәргә яратам. Гадәттә, миңа бер үк кешеләр килә. Алар 20 дән артмый. Теләсә кемне рәхәтләнеп кабул итәм дип әйтә алмыйм. Бәйрәмнәрдә генә алар өчен өчпочмак пешерәм, тавык кыздырам. Яшелчәләр, итле әйберләр яратам. Үземә нәрсә ошый, кунакларны да шуның белән сыйлыйм.

 

Кунакка бик сирәк йөрим. Авылга кайтсам, өйдән чыкмыйм. Безнең эштә аралашу күп. Тапшыру әзерләгәндә дә гел җырчылар өенә кунакка йөрергә туры килә. Шуңа кайчак ялгыз калу ошый.

 

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:

 

– Дөресен әйтәм, өйгә чакырырга да, кунакка барырга да яратмыйм. Шау-шулы компанияләрне өнәп бетермим. Кайчак үзебезнең төркем белән җыелышабыз. Без гел концертлар белән чит шәһәр, район һәм авылларда йөрибез. Шуңа, бәлки, туябыздыр да. Аннары мин тиз ачылып китә торган кеше түгел. Бик яхшы белгәннәр белән генә иркенләп аралашып утыра алам.

 

Колхоз һәм Вьетнам базарлары Казанда булгач, Аллага шөкер, кунакка керүчеләр күп безгә. Авыллардан килгән чакта һәрвакыт кагылалар. Әле ярый, әзер пироглар сата торган кибет якында урнашкан.

 

Кабул итәргә яратмыйм дисәм дә, кешесез дә яшәп булмый. Аралашмый тору мөмкин түгел. Гел гастрольләрдә йөргәч, үзебезгә дә еш кына башкаларда кунак булырга туры килә. Ә кунак ашы – кара-каршы. Күпме генә качасың килсә дә, котылып булмый, ярамый.

 

Соңгы елларда юк сәбәпне бар итеп, кунак чакырып, эчеп, кыланып ятучылар күбәйде. Кайберәүләр балаларының бер-ике яшьлек туган көненә үзенең дусларын чакырып “бәйрәм итә”. Бу, билгеле, исерткечләрсез узмый. Ә сабыйлары яннарында бөтерелеп йөри. Менә мондый кунак-кунак уйнауны аңлый, кабул итә алмыйм. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш.

 

 Лилия ЙОСЫПОВА.

 

* * *

 

“КУНАК – УЛ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ КЕШЕСЕ”

 

Ислам динендә кунакларның күңелен күрү, аларны хөрмәт итү – мөселман кешесенең төп бурычы. Хуҗа үз йортына килгән изге ниятле кешене ачык йөз белән каршы алырга, аның хәтерен калдырмаска, киткәндә яхшы теләкләр белән озатырга тиеш.

 

– Ислам динендә кунакның хакы зур, аны йорттагыларның барысы да сәламләп каршы алырга, сый-нигъмәт, якты йөз белән хөрмәтләргә тиеш, – ди Татарстан диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Сөләйман хәзрәт ЗАРИПОВ. – Кунак – ул Аллаһы Тәгалә кешесе. Аңа, юмартлык күрсәтеп, ризыкның иң сыйфатлысын, тәмлесен бирәләр. Мөхәммәд (с.г.в.) дә үзенең бер хәдисендә кунакка йөрешеп, хөрмәтләшеп яшәргә кирәклекне искәрткән.

 

Мөэмин-мөселман кунакны бай һәм ярлыга аерып карамый.

 

* * *

 

КУНАК БУЛСАҢ, ТЫЙНАК Бул

 

Хуҗаларның вазыйфасы – кунакларны сыйлау, ашау-ашамау кунаклар ихтыярында. Шуңа пешергән ашларыгызны, никадәр тәмле булуга карамастан, үзегез мактамагыз, әдәп чиген узып артыгын кыстамагыз.

 

Кунаклар күп җыелганда, аларның һәрберсенә тигез игътибарда булыгыз.

 

Нинди халәттә булсагыз да, ишеккә килгән кешегә караңгы йөз күрсәтмәгез. Елмаеп каршы алыгыз, изге теләкләр белән озатыгыз.

 

Бик тә мөһим эшләр белән мәшгуль булганда кунак килеп керсә, аннан рөхсәт һәм гафу сорап, иң элек эшегезне тәмамлагыз, аннан иркенләп аралашыгыз.

 

Хуҗаларны булыр-булмас сүзләр сөйләп артыгын ялкытмагыз, йомышыгыз төшәрлек булса, иң элек урынлы мәшәкатьлисезме икәнен төптән фикерләп кенә, әйтәсе килгән гозерегез хакында яхшылап уйлагыз.

 

Кеше йортына баргач, рөхсәтсез әйберләргә кагылмагыз, китап һәм язуларын актармагыз.

 

Кунакка кем алдан чакыра, шунда барыгыз, кешеләрне бай һәм йогынтылыларга аермагыз.

 

Кунак хуҗаларны ялкытканчы озак торырга тиеш түгел.


Ирек мәйданы
№ 5 | 30.07.2010
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№11 (52854) / 26.08.2010 11:13:50

Иркә, мин дә алма яратам.Түлке аш урынына түгел, аштан соң ашыйм шул, ятар алдыннан.))))

№10 (52820) / 25.08.2010 22:00:50

Зиләйлүк, тумыштан шундый))))) Яшь чакта гүпчим алма гына ашап йөри идем.Саталар иде бит әле кызыл венгрия алмаларын.Көнгә берәр кила. Кунак шунлыктан миңа авыр нәрсә. үземә барырга да, кабул итәргә дә.

№9 (52811) / 25.08.2010 20:30:25

Күке, аларның кайсы дөресен сөйли, кайсы ялган икәнен кем белсен.
Соры корт, мин алдаша белмим, типа, "КУНАКЛАРГА ҺӘРВАКЫТ ШАТ" кебек пафосный җөмләләр сөйли белмим.Ничек инде мин, ашарга ипи беткән, салырга иренгән көнне килеп кергән кунакка шат булыйм ди.Ә закон подлости миңа карата һәрчак безотказно эшли, шул сәбәпле минем кунаклар күп очракта шундый чакта килүчән(аракы сорап кергән алкашлар кунак чутында йөрми).Я синең өең җыештырылмаган, я холодиоьникта кисеп куярлык бер телем колбасаң булмаган чакны каян беләләр диген син.))) Чакырсам, чын күҗелдән рәхәтләнеп чакырам, сыйлыйм, ә инде килеп кергәнен дә куып чыгармыйм, бары белән сыйлап җибәрәм, тәмле телне жәлләмим.Чакырып та кимәгәне минем өчен враг №1.Аннары, ашка чакыргач, ярар, без үз вакытыбыз белән бер барырбыз әле, хәзер йөрмибез диючеләренә, конкретно-килсәң-хәзер, килмәсәң соңыннан миндә синең кайгы булмый ,дим.
Иркә, өйрәт әле ашарга яратмау серләрен.

№8 (52810) / 25.08.2010 20:15:22

күке
Һе, Әлфия апаң белән Ләйлә сеңелнең икесе дә бер яктан булса да, кунакларга карашлары төрле икән...
Зиләйлүк,кунакларга сезң караш ничек?  

№7 (52189) / 19.08.2010 22:36:13

ә хәзер павлюхино якларында тора. фатиры бер дигән.
мин дә гел йөрмим кунакка. ләкин бармыйча да тормыйм. кунакта берәр эш белән шөгылләнергә дә була.

Гаепләмим*! ЛӘкин шундый ЗВЕЗДАНЫҢ саранлыгы шаккаттыра. бүгенге көндә бөтен җире мулдан. шатланып кунак кабул итәрлек.
ачык йөзле кеше тулай торакка килгән кунагына да түзә*. ризык белән бүлешә.

№6 (52187) / 19.08.2010 22:30:29

Күке,мин аның Галеев урамында торган вакытын беләм. Бик гади,авыр тормыш иде. Акча җитмәве үзенең отпечаткасын калдыра ул...
Гаепләмәгез карчык кешене,олы яшьтә инде ул. Яхшы җырчы иде яшь чакта. Чын мәгнәсендә - ЙОЛДЫЗ.

№5 (52185) / 19.08.2010 22:26:32

Мин кунакка йөрергә яратмыйм. Чөнки күп ашый алмыйм. Кызганычка каршы кунакның эчтәлеге күп очракта ашаудан, кеше сөйләүдән, эчүдән узмый.
Апалар белән җыелышып чәй эчәргә яратабыз инде. Хәл-әхвәлләр белешеп. Анда шул торт-мазар, я бәхетле чәк чәге була. җиңелчә берәр салат.

№4 (52178) / 19.08.2010 22:08:42

*! ой эйттең инде, тоже мне... ничә ел элек авыр булса, нәрсә хәзер дә алга киткән җире юк что-ли?
син аның ничек яшәгәнен беләсеңдер дип уйлыйм. Иркен фатиры, машинасы бар. Хөкүмәт соңга калып булса да хезмәтләрен бәяләде, бәлки азрак тоеладыр.

№3 (52176) / 19.08.2010 22:00:47

Күке,белергә вакыт. ТОрмышы авыр булганнар "саран" булалар шул. Бай яшәгән җырчылар арасында да сараннар җитәрлек.

№2 (52175) / 19.08.2010 21:58:53

Безнең әти мәрхүм: "Чакырып кунагың килмәсә, чирләп хатының үлмәсә, шуннан да авыры юк,"- ди иде. (Әни, Аллага шөкер, исән әле).
Үзем кунакка барырга яратмасам да, килгән кунакка һәрвакыт шатмын...

№1 (52171) / 19.08.2010 21:50:00

Әнекәем Әлфия Авзалова шулай саран микәнни соң?
бертуган сеңлесенең аякка басмаган балалары бар микән шушы яшьтә?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте