поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.06.2020 Мәдәният

Казанда VI "Нәүрүз" халыкара онлайн-форум башланды

Казанда VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы башланды. Пандемияга бәйле чикләүләргә дә карамастан, Форумның эшен онлайн форматта дәвам итәргә карар кылынды! Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова ачып җибәрде:

«Хөрмәтле коллегалар! Мин сезне VI "Нәүрүз" форумы башлануы белән тәбрик итәм. Бу форум - яңа идеяләр эзләү мәйданы. Быелгы үзенчәлекле ел театр җәмәгатьчелеген шактый кыен хәлгә куйды. Әлеге кыенлыкларны берләшеп кенә җиңеп чыгарга мөмкин. Һәр кризис безне катлаулы шартларга куя - тик әлеге шартлар үзгәрешләргә, үсешкә дә илтә ала. Минем фикеремчә, онлайн-трансляцияләр һәр театр аудиториясен шактый киңәйтте. Бу виртуаль дөньяны әле аңлап бетерергә кирәк. Форумга уңышлар телим! Яңа идеяләр һәм алга бару теләге булганда, бу эшне булдырып чыгарбыз!».
 
Шулай ук, форумның сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев (Казан), Дель Валье Университеты Театр Сәнгате кафедрасы профессоры Алехандро Гонсалес Пуче (Колумбия), режиссёр, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, театр педагогикасы хакындагы китаплар авторы Юрий Леонович Альшиц (Германия), декан, сәхнә рәссам-технологлары курсы җитәкчесе МХАТ мәктәп-студиясенең Сценография һәм театр технологияләре факультеты укытучысы Ольга Неволина (Мәскәү), Вс. Мейерхольд Үзәге маркетинг бүлеге җитәкчесе Олег Соколов (Мәскәү) та сәламләү сүзләрен җиткерде.
 
 
Исегезгә тошерәбез, 2020 елның 8-17 июнендә Казанда республиканың мәдәни тормышындагы мөһим вакыйга — VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы үтә. Ул Татарстанның гына түгел, Россиянең театраль тормышындагы һәм, гомумән, дөнья театр җәмгыятендәге инновацион һәм тиңдәшсез проект булып, тарихка кереп калачак. 
 
Онлайн-конференцияләр режимындагы форумның катнашучылары өчен театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, театраның әдәби һәм иҗади-кую бүлегенең эшчәнлеге буенча лекцияләр, семинарлар, лабораторияләр үтәчәк. Фестиваль-форумның педагоглары Германия, Колумбия, Польша һәм Россиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр.
 
15-17 июньдә VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында «Вызовы разума» дип аталган театраль белемнең яңа киңлекләре хакында фәнни онлайн-конференция үтә. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче театр педагоглары, экспертлар һәм практиклар пандемия шартларында  педагогларның яңача эшләү ысуллары, тиз үзгәрүчән чынбарлыкта театраль белемнең үсеш үзенчәлекләре хакында фикер алышачаклар. 
 
Конференцияне оештыручылар: AKT-ZENT Бөтендөнья театраль треннинг институты, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты (ITI), "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы. Конференция кураторы: профессор Юрий Альшиц (Германия). Конференция җитәкчесе һәм модераторы: Кристин Шмэлор (Германия). Конференциянең теле: англиз һәм рус. Конференция хакында тулырак мәгълүматны биредә табырга мөмкин.
 
Докладчы яки тыңлаучы буларак теркәлергә теләсәгез әлеге сылтама аша үтегез.
 
Форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра.
 
 
 

---
Камал театры
№ --- | 08.06.2020
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»