|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2020 Хәйрия
Минәхмәт Хәлиуллов: «Хәйриячелек белән шөгыльләнәчәкмен»“Бердәмлек” газетасының үткән саннарының берсендә без танылган җәмәгать эшлеклесе Минәхмәт Хәлиулловның хәйриячелек белән шөгыльләнү нияте турында язып үткән идек инде. Ул бу эш белән эзлекле рәвештә шөгыльләнергә җыена. Күптән түгел, мәсәлән, Самара шәһәренең “Фәрештә балалар” (“Дети-ангелы”) инвалид балалар иҗтимагый оешмасына коронавирустан саклану өчен битлекләр һәм резин перчаткалар тапшырды. Шулай ук, эпидемия сүрелгәч, Самараның Промышленный районында гомуми мәдәни-ял итү чаралары, татар халык бәйрәмнәре, спорт ярышлары оештыруга да ярдәм итәргә җыена. Инвалид балаларның “Фәрештә балалар” дип аталган иҗтимагый оешмасы чагыштырмача яшь. Ул ДЦП авырулы балалары булган гаи-ләләргә ярдәм күрсәтә һәм беренче көннәреннән диярлек Самараның Промышленный районы депутатлар Советы рәисе булып эшләгән Минәхмәт Хәлиулловның хәйрия ярдәменнән файдалана.
Коронавирус таралу сәбәпле, болай да акчага кытлык кичергән инвалид балалары булган ата-аналар каршына битлекләр һәм перчаткалар сатып алу өчен өстәмә акча табу проблемасы килеп баса һәм алар, элеккеге гадәт буенча, Минәхмәт Мидхәт улына мөрәҗәгать итәләр. Ул инде Промышленный районы депутатлар Советы рәисе булып эшләмәсә дә, ярдәм сорап килүчеләрнең гозерен кире какмый, чарасын таба.
- Авыру балаларга ярдәм күрсәтү - минем принципиаль позициям. Азмы-күпме акча эшләүче кеше битлек-перчатка алып бирерлек кенә акча таба инде. Иң мөһиме - ярдәм итү теләге, күңел киңлеге булырга тиеш, - ди меценат.
Ул шулай ук җәйге каникулларда, ата-аналары эштә булган вакытта, балаларының урамда эшсез каңгырып йөрүенә, сыра эчү, тәмәке тарту гадәтләре барлыкка килүенә борчыла:
- Эпидемия вакытында күләмле чаралар уздырырга мөмкинлек юк иде, әлбәттә. Губернатор урамда спорт белән шөгыльләнергә мөмкин, дигән карар чыгаргач, без, режим җиңеләюдән файдаланып, Промышленный районында балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәйданчыкларын һәм Димитров, Тополей, Демократический урамнарындагы стадионнарны ачып җибәрдек. Шуны да әйтергә кирәк, күнегүләр вакытында санитар-эпидемия кагыйдәләре катгый үтәлә - уйнаучылар арасында дистанция саклана, маскалар һәм перчаткалар киеп уйнаулары таләп ителә.
Минәхмәт Мидхәт улы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе урынбасары да бит әле. Ул аның рәисе булган чорда да, хәзер дә, милли чаралар уздыруда, мәдәниятебезне, милли мәгарифебезне, милли спортыбызны саклауга, өлкә тарихына багышланган китаплар чыгаруга зур өлеш кертә.
- Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, кеше хокуклары буенча Уполномоченный Ольга Гальцова мөрәҗәгате буенча татар байлары акча җыеп, Камышлы авылында яшәүче сугыш ветераны Мәгъруф Бакиевка өй сатып алганнар иде. Миңа менә шундый эшләр бик тә ошый – күпме шатлык бит олы кешегә! Башлаган эшемне ташламам – милләтебезгә, яшьләр спортына, инвалид балаларга хәйриячелек күрсәтеп яшәвемне дәвам итәрмен, Аллаһы насыйп итсә, - дип тәмамлады сүзен Минәхмәт Хәлиуллов.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|