|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2020 Җәмгыять
Татарстанда маскасыз йөрергә ярый башладыТатарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка киеп йөрүне гамәлдән чыгардылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан. 374 номерлы карарның 8 пунктындагы җиденче абзац нигезендә кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда кафеларның җәйге верандаларын ачарга рөхсәт итүләрен язган иде.
--- |
Иң күп укылган
|