|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2020 Шоу-бизнес
Рифат Зарипов: «Өйдә торсак та, акча түләдек»Популяр татар артисты, юморист Рифат Зарипов журналистларга үзизоляция чорын ничек кичерүе турында сөйләде. – Илдә үзизоляция игълан ителеп, концертлар кую тыелган мәлдә март аенда Сургутта идек. Шунда кадәр килеп, тамашаны күрсәтә алмыйча, кире әйләнеп кайттык та, шуның белән сезон ябылды инде. Өйдә эшләнмәгән эш калмады. Ике якны да тигезләп авылларга кайтып килдек.
Эш бармагач, акча да керми бит, ә төркемебездәге һәркемнең кредитлары, ипотекалары бар. Моңарчы җыелган запас төркемдәге егет-кызларга ике айга түләр өчен җитте, шөкер. Тизрәк чикләүләр алып атылсын иде дә, һәркайсыбыз үз эшенә керешә алсын иде дип телибез, — диде артист.
Фото Рифат Зариповның «Вконтакте» челтәрендәге шәхси сәхифәсеннән алынды
--- |
Иң күп укылган
|