|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2020 Шоу-бизнес
Ландыш Нигъмәтҗанова: "Бәби көтү хәбәре бу кадәр таралыр дип уйламадым, әле иртәрәк иде"Ландыш Нигъмәтҗанова бәби көтә дигән шатлыклы хәбәр тараткан идек кичә. Әллә ни зур яңалык түгел дә кебек. Андый чакта кайбер укучыларыбыз "җырчылар гына таба мени соң ул бәбине, ник гади кеше турында да язмыйсыз?" диләр. Тик шатланыр сәбәп бар шул: Ландыш дүртенче баласын көтә. Бүген үзе бу турыда комментарий ясады. Җырчы әйтүенчә, хәбәрнең болай зурлап таралуын көтмәгән, бу яңалыкны таратырга әле иртәрәк дип уйлаган. Әмма бераз башкачарак килеп чыкты. Интернет заманы бит! Амин диясе генә кала! Фото: instagram.com/landyshnigmatjanovaa
--- |
Иң күп укылган
|