|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2020 Шоу-бизнес
“Мин дә сине генә яратам” - Фирдүс Тямаев кемгә мәхәббәт аңлата? (ВИДЕО)Шушы көннәрдә җырчы Фирдүс Тямаевка кечкенә фанаткасыннан бик борчулы видеохәбәр килеп төшә. Камилла исемле кыз бала, үзен Фирдүс Тямаев яратмый дип, үкси-үкси елый. “Ул мине яратмый, башка кызларны ярата”, - дип кабатлый кыз видеода. Әлеге видеоны Фирдүс җавапсыз калдырмаган, яшь фанаткасына лаеклы җавап яздырган. “Камилла, мин дә сине генә люблю. Башка бер кызны да яратмыйм”, - дип җавап биргән җырчы.
"Фирдүс, молодец, рәхмәт, балаларның да, олыларның да күңелен күрә белә", - дип хуплый язылучылары Фирдүснең әлеге гамәлен.
Ай-һай, Фирдүс, хәзер елап хат язучылар күбәер инде, ничек җавап биреп бетерерсең?
Камилланың видеосын Фирдүс Тямаевның инстаграм битендә карый аласыз: https://www.instagram.com/p/CAuDuYpAK9k/
--- |
Иң күп укылган
|