поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.05.2020 Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу: «Әнинең иң зур хыялы чынга ашмый калды»

Исән булса, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхигә 30 майда 60 яшь тулган булыр иде. Ләкин нәкъ өч ел элек ул арабыздан китеп барды. Быел пандемия сәбәпле, концертлар оештырылмый, шуңа күрә без җырчының кызлары белән элемтәгә кереп, хатирәләрне яңарттык.

— Әниегез белән бәйле бер матур мизгелне искә төшерик әле.


Алия:
 
— Әни дөньяны ярата торган кеше иде. Белгән кешесен, белмәгәнен, бергә эшләгән артистларны, туганнарын, табигатьне, гомумән, тормышны ярата иде. Чаллыда яшәгәндә безнең бакчабыз бар иде. Ул Чулман елгасы буенда, урман арасында урнашкан иде. Шул урманда яз килгән саен умырзаялар калкып чыга. Әни умырзаяны бик ярата. Мин шуны белә торып, бакчага килү белән, иң беренче урманга йөгерә идем. Әнигә бүләккә умырзая гөлләмәсе җыям да, кире йөгерәм. Әни аларны кабул иткәндә сөенә дә, көенә дә. “И, кызым, өзмә инде бу чәчәкләрне, бигрәк жәл бит… Әйе, мин аларны яратам. Синең мине яратканыңны мин болай да  беләм, кызым”, — дип әйтә иде. Ә мин барыбер, яз килгән саен  шул чәчәкләрне аз булса да, җыеп алып кайта идем.
 
Әнигә концертларда тамашачылар чәчәкләрне бик күп бүләк итәләр иде. Концерттан  соң ничәмә сәгать юлда кайту гөлләмәләргә тәэсир итми калмый, билгеле. Әни аларны бик кадерли, кайту белән беренче эш итеп чәчәкләрне ваннага, салкын суга салып куя, иртән матур итеп вазаларга урнаштыра иде. Ул һәр нәрсәнең кадерен белде. Мине дә булган әйберне кадерләргә өйрәтте. Без әни тәрбиясе аша вак нәрсәләргә дә сөенергә өйрәндек.

Алсу:
 
— Истәлекләр бик күп. Иң истә калганы, соңгысы – аның белән бергә үткәргән көннәр булгандыр. Без әле Уфада яши идек, ирем укуларга китте һәм без әни белән ике атна бергә яшәдек. Июнь ае иде бу. Иртән чөкердәшеп кәһвә эчү, бергәләп кибетләрдә йөрү, кинога бару  дисеңме, үзебезгә чын хатын-кыз шатлыклары оештырган идек. Ул көннәрне мәңге онытасым юк. Арып кайтабыз, мин диванга йокларга ятам. Әни килеп өстемә яба, яныма утыра да, башымнан сыйпый. Ә мин йоклаганга сабышып ятам. Күземне ачсам, әни торып китәр төсле…
 
— Нинди киңәшләр бирә иде?

Алия:
 
— Әни — бик мәрхәмәтле кеше. Ул безне дә шуңа өйрәтте. Аның тормышы җиңел булмады, ләкин беркайчан да горурлыгын югалтмады. Безне дә горур булырга, мескенләнмәскә, ялынмаска өйрәтте. Син —  Хәния Фәрхи кызы, үзеңнең дәрәҗәңне югалтма, дия иде. Мин – әни кызы, шуңа  кайда гына булсам да, мәктәптәме, институттамы, дуслар арасындамы – үземнең дәрәҗәмне төшермәскә тырыштым. Әти-әни йөзенә кызыллык китермәскә, аларны борчымаска омтылдым.
 
Әни гаиләдә бөтен туганнарны җыеп тота белде. Ул шулкадәр туган җанлы кеше… Аннан соң мин балаларны аның кадәр яраткан башка кешене белмим. Әни Алсу белән безне беркайчан да  ачуланмады. Беркайчан да тәнкыйтьләмәде. Әни безне булганыбыз өчен ярата белде. Аңа безнең билгеләр, уңышлар түгел, сау-сәламәт, бәхетле булуыбыз мөһимрәк иде. Ул бөтен туганнарына шундый мөнәсәбәттә булды. Беркайчан да беркемнең дә кимчелегенә төртеп күрсәтмәде, беркайчан да гайбәт сөйләмәде, шулай да,   кирәк вакытта кешене урынына да утырта белде. Ул кешеләрне ничек бар, шулай яратты. Кешене үзгәртергә тырышу – аның максаты булмады. Олы йөрәкле иде, бөтен җирдә, гомумән…
 
 
Әни шәхси гаилә тормышына кысылмый иде. Беркайчан да. Туй көнендә: “Кызым, ярыңны үзең сайладың, бер-бер хәл булса, елап өйгә кайтасы булма”, — дип әйтте. Беркайчан да гаиләбезгә кысылып йөргәне булмады. Әкрен генә, кызым хәлләрең ничек, бар да әйбәтме гаиләңдә, дип сорый иде дә, җавабымның ихласлыгын күргәч, тынычлана иде. Иремне, кодагыйларын бик ярата иде. Аларны үзенең якын туганнары кебек кабул итте. Алсуның ирен, аларның гаиләсен дә нәкъ шулай яратты.
 
Алсу:
 
— Әни нык һәм сабыр булырга әйтә иде. Иреңне тыңла, ул — баш, аңа юл куй, дия иде.  Өең чиста булсын, иреңне тәмле ашлар белән каршы ал,  дип өйрәтте. Минем өйдә иркен киемнән яки пижамадан йөри торган гадәт бар. Әнигә бу ошамый, өйдә матур йөрергә кирәк, иреңә матур күрен, дип әйтә иде.
 
— Сезгә дә бит әниегезнең сәләте күчкән. Халык мәсәлән, Алия нишләп сәхнәдә чыгыш ясамый, дип сорый. Гомерегезне сәхнә белән бәйли алыр идегезме?

Алия:
 
— Фәрхи балалары бит инде без! Әнинең әтисе Фәрхелислам бик талантлы булган. Аның сәләте нәселебезгә күчкән. Бездә барысы да җырларга ярата, барысы да бик талантлы. Картый (Хәния Фәрхинең әнисе – ред.) да, аның оныклары да – бөтенесе дә талантлы. Мактану түгел, бу – чыннан да шулай. Кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер шигырь сөйли. Күрәсең, иҗади сәләт безнең каныбыздадыр. Ләкин мин үземне зур җырчы була алыр идем дип уйламыйм. Олы, талантлы җырчылар күп булмый. Һәм алар күп булырга тиеш тә түгелдер дип уйлыйм. Әни кебек беркайчан да була алмаячагымны бик яхшы аңлыйм. Дөрес, җырларга яратам, ләкин үзем, гаиләм өчен, сәхнәдә түгел. Менә әнием җырчы иде. Ул җырчы булып калырга тиеш…
 
Алсу:
 
— Музыка мәктәбендә бик яхшы билгеләренә генә укысам да, сәхнәнең минем урын түгеллеген аңладым. Мин кешеләрне матурларга, бизәндерергә яратам.  Шуңа күрә Казанда матурлык студиясен оештырдым. Без хатын-кызны матурлыйбыз һәм матур булырга өйрәтәбез дә.

— Хәния Фәрхи җырларын башка җырчылар да җырлый, “Бәйрәм” ансамбле яңадан тупланып, Иркә белән чыгыш ясый башлады. Моңа ничек карыйсыз?
 
— Әнинең популяр җырлары барыбер тарихка Хәния Фәрхи җырлары булып кереп калды. Җырчыларның  әнинең җырларын яңадан башкаруы исә аларга яңа сулыш, яңа тормыш бирә. Димәк, ул җырлар онытылмаячак. Бу – яхшы күренеш, дип уйлыйм.  “Бәйрәм” ансамбленә килгәндә, егетләрнең таркалмыйча, ансамбльне дәвам итеп эшләүләренә мин шат кына.
 
Алсу:
 
— Һәркемнең үз тормышы, үз карашы. “Бәйрәм”нең дә үз юлы. Бу инде безгә кагылмый.
 
— Исән булса, Хәния апа 60 яшен ничек билгеләп үтәр иде икән?..

Алия:
 
— Әни 60 яшьлеген дә  сәхнәдә билгеләп үткән булыр иде дип уйлыйм. Яраткан артистлары белән тамашачысына концерт куйган булыр иде ул. Соңыннан җыелышып туганнар, дуслар белән авылга кайткан булыр идек. Әни авылда туган көнен үткәрергә ярата иде. Нинди бүләк ясар идемме? Аңа кирәкле берәр әйбер алыр идем. Бәлки яңа телефон булыр иде ул, бәлки сәхнәгә чыкканда кияргә зәркан эшләнмә. Аннары балаларым белән җыелышып  берәр матур  клип төшерер идем. Мин шундый истәлеккә кала торган бүләкләр ясарга яратам. Әни чәчәкләр ярата иде. Умырзаялар дидем һәм ап-ак розалар. Һәр бәйрәмдә аңа әти ак розалар бүләк итә иде. Без зиратка барганда да ак розалар  алабыз…
 
Алсу:
 
— Әнинең 50, 55 яшьлек юбилейларын бик матур концертлар  белән билгеләп үткән идек. Аннары бөтенебез җыелышып авылга кайта идек. Авыл – әнинең көч туплый торган урыны ул.  60 яшен дә шулай оештырыр идек кебек… Мин аңа чын күңелдән истәлекле бүләк ясар идем…
 
— Әниегезнең чынга ашмаган теләге калдымы?

Алия, Алсу:
 
— Ул кечкенәдән артист булырга хыялланган. Әнинең балачагы муллыкта үтмәгән. Шуңа күрә: “Йокларга ятканда Аллаһы Тәгаләдән үскәч, иң матур киемнәр миндә булсын иде, сәхнәгә чыгып иң матур җырлый торган җырчы булсам  иде, дип сорый идем”, дип, мавыктыргыч итеп сөйли иде. Аллага шөкер, аның бу хыялы чынга ашты. Соңгы вакытта исә җырлаудан туктап, оныкларымны алып чит илләрдә йөрисем, дөнья күрәсем килә дип әйтә иде. Бу – аның зур хыялы иде, чынга ашмый калды…
 
Хәния Фәрхинең ихласлыгы – кызларында, сизгәнсездер шәт. Алсуның әле сабыена бер яшь тә тулмаган, аны көйли-көйли безгә җавап бирергә вакыт тапты. Җырчының уңыш сере дә, мөгаен, шунда булгандыр. Уйлаганын яшерми, сәхнәдә дә нәкъ тормыштагыча ихлас булган ул. Газетаның алдагы саннарында туганнары, авыл хәлләре, әнисе турында да сөйләрбез. Искә алуыбыз исә дога булып барсын, рухын шат кылсын иде.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»