|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2020 Матбугат
Өч эшмәкәр егет «Ватаным Татарстан» газетасына 3 мең битлек бүләк иттеӨч эшмәкәр егет — Илдар Галләмов, Алмаз Һадиев, Инсаф Ибраһимов редакциягә килделәр дә, 3 мең битлек бүләк итеп, безне сөендереп киттеләр. 26 май — Эшмәкәрләр көне. Аларны да чын күңелдән котладык. Бигрәк тә бу авыр чорда эшләрендә уңышлар теләдек. — Безнең өчен башкаларга шатлык өләшү күңелгә рәхәтлек бирә, — диделәр егетләр. Бу очракта битлек өләшү дисәк тә ярый инде. Нәрсә дисәк тә, аларның бик тә кирәге чыгачак әле безгә. — Журналистлар һәрвакыт халык арасында йөри, күп аралаша, димәк, битлекләр дә күп кирәк. Бу ярдәм безгә бик кирәк иде, — диде “ВТ”ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, егетләргә рәхмәт әйтеп, сәламәтлек теләп.
Илдар, Алмаз һәм Инсаф Балтач районына 5000 битлек кайтарган, Алмазны дәвалаган табибка да 500 не илткәннәр.
Егетләрнең төп эше һич кенә дә битлек тегү түгел, әлбәттә. Алар «Evaprofy» компаниясендә җиңел машиналарга экополимердан келәмчекләр тегү белән шөгыльләнәләр. Ә битлек тегү идеясе Алмаз хастаханәдә ятып чыкканнан соң пәйда булган. Анда ул җыештыручыларның гына түгел, хәтта табибларның да үзләре теккән битлектән йөрүләрен күреп шаккаткан. Ахыр чиктә бу гамәлләре үзләренә дә файда китергән. «Үзизоляция вакытында компаниябезне, коллективыбызны саклап калырга, хезмәт хаклары түләргә мөмкинлек бирде”, – диделәр. Хәзер инде эшләргә рөхсәт алганнар. Шуңа күрә сатылмыйча калган битлекләрне бүләк итәргә карар кылганнар. Рәхмәт сезгә, егетләр!
Илдар Мөхәммәтшин фотолары
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|