|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2020 Медицина
Коронавирус 11 көннән соң йокмый?Сингапур галимнәре коронавирус йоктыру хәвефенә кагылышлы яңа ачыш ясаган. Тикшерүләр нәтиҗәсеннән алар шуны ачыклаган: вирус йоктырган кеше 11 көннән соң тирә-яктагылар өчен хәвефсезгә әйләнә икән. Шулай дип хәбәр ителә Сингапурның йогышлы чирләр милли үзәге экспертлары һәм Медицина академиясе табибларының уртак хезмәтендә. Әлеге тикшерүдә коронавируслы 73 пациент катнашкан. Галимнәр раславынча, кешедә вируска уңай реакция булган очракта да, бу чирнең яшәргә сәләтле икәнлеге турында сөйләми. Әлеге ачыш чынлап та дөреслеккә тап килсә, ул чирләүче кешеләрне дәваханәдән чыгару вакытын яңадан карарга мөмкинлек бирәчәк. Ул чакта Сингапурда коронавирус белән чирләп, 11 көн дәваланган пациентларның 80 проценттан артыгы өйләренә кайта алыр иде, диләр экспертлар. Әмма иммунитеты начар, яман шеш белән авыручылар һәм хәвеф зонасындагы башка пациентларга дәваханәдә озаграк тоткарланырга туры киләчәк.
Әле исә, белүебезчә, COVID-19га ике кире анализ булганда гына пациентны өенә кайтаралар. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы исә коронавирус белән чирләп терелүчеләр 14 көнлек карантинда булырга тиеш дип киңәш итә.
Бүген инфекция иң күп теркәлгән илләр исемлегендә АКШ, Бразилия һәм Русия тора.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: rtvi.com
Фото: 55med.ru
--- |
Иң күп укылган
|