|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2020 Дин
Гает намазы урынына нәрсә укырга?Билгеле булганча, коронавирус пандемиясеннән саклануга бәйле, быел Гает намазы мәчетләрдә җәмәгать белән укылмаячак. Ә аны өйдә уку мәҗбүриме соң? Яки аны нәрсә белән алмаштырып була? Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу хакта махсус аңлатма бирде. Гает намазын өйдә башкару хакында шәригать хөкеме.
"Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Кадерле дин кардәшләрем! Хәнәфи мәзһәбе буенча гает намазы вәҗиб булып санала. Шуңа аның хакыйкыйлык шартлары җомга намазын укыганда үтәргә кирәк булган шартлар белән тәңгәл килә. Эпидемия таралу чорында җомга һәм гает намазларын җәмәгать белән укуның мәҗбүрилеге гамәлдән чыга. Һәм бу намазның икесе дә мәчеттә башкарылырга тиеш булгач, гает намазын өйдә уку вәҗиб түгел. Димәк, гает кебек намазларны өйдә уку шарт булып тормый. Фикһ (ислам хокукы) турындагы китапларда килеп туган вәзгыятьтә ике яки дүрт рәкәгать нәфел намазын гает намазы укылырга тиеш булган вакытта укырга киңәш ителә. Аллаһ Раббыбыз гыйбадәтләребезне кабул итсен. Әмин", диелә мөфти хәбәрендә.
--- |
Иң күп укылган
|