поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
23.05.2020 Икътисад

Баерга омтылып, фәкыйрьләнәбез: микрофинанс оешмаларыннан кредит алу өчен машиналарын залогка салучылар арткан

COVID – 19 кешелек дөньясын шундый кризиска китереп терәде: планета бүген кискен шок кичерә. Кешеләр фәкыйрьләнә, эшмәкәрләр төшенкелектә һәм бизнесларын ябалар, хезмәт хаклары киселә, миллионнар һәм дистә миллионнар эшсез кала. Мондый хәлнең гасырга бер килүен барлык белгечләр дә таный. Әмма күңелсез яңалыклар тасмасында күңелне юата торганнары да бар.

Сәнәгать туктап калу атмосфераның зыянлы газлардан чистарынуына китергән. Быелның апрель башына һаваның углерод диоксиды белән дөньякүләм пычрануы 17 процентка кимегән. Кытай, АКШ, Европа Союзы, Һиндстан без сулый торган һавага СО2не 1 миллиард тоннага кимрәк чыгарган. Әйтергә генә ансат: миллиард тонна! Менә бит локдаунның – икътисадны бикләүнең бик зур файдасы да күзгә чекрәеп кереп тора. Коронакризис булмаса, ни булыр иде? Нәкъ шундый ук кризиска бераз соңрак һәм салмаграк килеп керер идек. 2020 ел ахырына яисә 2021 ел башына икътисад туктар, дистә миллионнар эшсез калыр, финанс бөлгенлеге барыбызны да аяктан егар иде. Куркыныч үпкә чире бераз иртәрәк тормозга басарга мәҗбүр итте, бары шул гына. Бүгенге икътисади мәтәлчекнең сәбәпчесе ул түгел. Бүгенге зур бәхетсезлекләрнең төп сәбәбе – акны-караны аермыйча, байлык артыннан кууыбыз. Бу язмада мин шул хакта сөйләшергә теләгән идем.
 
Матди байлыкларны алгы планга кую һәм тормышның максатына әверелдерү безне котылгысыз рәвештә зур һәлакәткә алып бара. Без бит инде менә бу үткән кышта ук моңарчы күрелмәгән глобаль җылыну белән күзгә-күз очраштык. Аңа игътибар итәсебез генә килмәде. Ә бит климатның кискен үзгәрешләре зур фаҗигаләргә китереп тери безне: атна саен диярлек түбәләрне кубарып ташлаучы куәтле давыллар, су басулар белән корылык чиратлашуы чынбарлыкка әйләнә. Галимнәр җылылык арту моңарчы йокыда булган вирусларның терелеп чыгуына китерәчәк дип кисәтә. Штаммнары лабораторияләрдә дә булмаган антик чор микроорганизмнарының мәйданга чыгуы нинди бәхетсезлекләр китерәсен күзаллап та булмый хәтта. Зыяны чагыштырмача зур булмаган бер коронавирусны иярләү кыен. Бүгенге пандемия – безгә зур кисәтү ул, тукталырга һәм уйланырга мәҗбүр итүче чара. Бертуктаусыз ашау-эчүгә һәм күңел ачуга корылган кулланучылар җәмгыяте төзеп, үзебез утырган ботакка үзебез үк балта чабабыз. Оныкларыбызның киләчәген урлыйбыз. Үзебез бүген үк инде өйләрдә бикләнеп утырырга мәҗбүрбез. Ә бит тагын да куркынычрак чир килеп чыгарга ихтимал иде. COVID – 19 кисәтүенә колак салмасак, яшәү рәвешен үзгәртмәсәк, барыбызны да бөек фаҗига көтә. Галимнәр искә төшерә: җылыну тизлеге цивилизацияне юкка чыгару темпларына якынлаша. Атмосфераны углерод диоксиды белән пычратуны кичекмәстән туктатырга дигән чакырулар торган саен кискенрәк яңгырый. Исраф итүдән туктамый торып, моңа ирешеп булмаячак.
 
Бөтендөнья статистикасын ачабыз да шаккатабыз: Җир шарында бүген 1 миллиард 694 миллионга якын кеше артык авырлыктан интегә, 757 миллионнан артык кеше өчен симезлек чиргә әверелгән, АКШта бер көнгә генә дә симерү белән бәйле чирләрне дәвалау өчен ярты миллиард доллардан артык акча тоталар… Бер көнгә дистәләгән миллиард сигарет тартыла. Шул ук вакытта тарту белән бәйле үлемнәр саны быелның тулыр-тулмас биш аенда ике миллионга якынлашып килә. Алкоголь белән бәйле үлемнәр саны 969 меңле чикне яулый. Законсыз наркотиклар өчен быел инде 155 миллиард долларга якын акча тотылган. Бу юллар язылган сәгатькә видеоуеннарга  – тәүлекнең өчтән бер өлешенә дип алыйк – 108 миллион долларга якын акча сарыф ителгән. Гаҗәп күп финанс ресурсларының зыянлы нәрсәләргә исраф ителүе фонында табигатьнең экологик катастрофасы адымнарын тизләтә: урманнар юкка чыга, туфракны эрозия ашый, әйләнә-тирә дөньяга 3 миллион 792 мең тоннадан артык агулы химикат ташлана. Соңгы сан – шулай ук тулыр-тулмас биш ай күрсәткече. Икътисади кризис булмаса, саннар ничегрәк булыр иде икән? Әле зур тукталыш ясаганда да без планетаны шул дәрәҗәдә нәҗесләп өлгерәбез: ничек тормыш дәвам итә, таң калырлык.
 
Боларның барысына да без яшәгән икътисади система гаепле. Кәгазь акчага һәм процентлы кредитка корылган икътисад безне уңга-сулга карамый исраф итәргә чакыра. Икътисад тәгәрмәченең тешләре шулай көйләнгән: куллану үсмәсә, җәмгыять финанс кризисына кереп бата. Кытай мисалында карыйк бу вазгыятькә. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм җитештерүне арттыру максатыннан чиннар халыкка бик зур санда кредит өләште. Ул кадәр кредитны түләп бару өчен, ел саен җитештерүне кимендә 7 процентка арттыру таләп ителә иде. Кытай Банкы үткән ел ахырында шундый стресс-тест үткәрде: үсеш 4 процентка гына калса, илдә банк түнтәрелеше башланачак. Үсешне стимуллаштыру һәм кредитларны каплау өчен, чамасыз күләмдә акча басарга һәм яңа кредитлар бирергә туры килә. Бу тәгәрмәчне туктаттыңмы, икътисад йөзтүбән каплана, банкирлар бөләләр. Тукталыш булмасын өчен, халык бертуктаусыз кыйммәтле смартфоннар, яңа маркадагы автомобильләр алып торырга, ерак илләргә сәяхәт итәргә, күп итеп ашарга тиеш. Болар барысы да бары тик кредит алу хисабына гына башкарыла ала, кредитны түләү өчен армый-талмый эшләргә, төп эштән соң икенче эшкә чабарга туры килә. Кешеләр берничә фатир алудан, автомобильне яңарагына алыштырудан, смартфонның яңа төренә чиратка басудан туктадымы, икътисади кризис көн тәртибенә килә дә баса: эшсезлек ишек шакый, кредитларны түләп булмый башлый. Эшсезлек булмасын өчен, бер генә чара кала: күп итеп акча басу һәм күп итеп яңа кредитлар өләшү. Бизнеска акча бүлеп бирү программалары эшләнә, аерым тармакларга субсидия өләшү тормышка ашырыла башлый. Барлык үтүкләрдән дә кулланырга һәм исраф итәргә чакырып рекламалар яңгырый. Куллану арткан саен, чүп ишәя, чүпне эшкәртү бизнесына кредитлар бирергә туры килә. Шул кредитларны түләү өчен, ассенизаторлар хезмәтләренә бәя арттыралар. Икътисадны алга әйдәүнең тагын бер механизмы буларак инфляция мәйданга чыга. Хәзерге икътисад системасы дефляцияне – бәяләр төшүне котчыккыч хәл дип саный. Кәгазь акчаны күп итеп басуның тагын бер максаты – инфляциягә этәргеч бирү. Инфляциядән куркып, халык тагын кибетләргә ташлана: товар җыя, кредит алып, фатир туплый… Янәсе, үзебезне бәяләр артуыннан саклыйбыз. Банк процентлары безне инфляциягә караганда да ныграк талаганын онытабыз.
 
Менә боларның берсе дә – кәгазь акча да, банк процентлары да булмаса, без ничек яшәр идек? Алтын һәм көмеш акча әйләнештә йөрсә, бәяләр тотрыклы булса, акча бары тик җитештерүне үстерү һәм исраф итүне киметүче яңа технологияләр булдыру өчен генә тотылса… Безгә икенче фатирның кирәге булмас иде, яңа автомобильгә кызыкканчы, без кесәдәге акчаны санап карар идек. Бу кадәр җитештерү, ул кадәр чабуның кирәге калмас иде… Бары тик кирәкле күләмдә генә товар чыгарырга күнеккән җитештерү мәйданнары даими эшләп торыр, кредит түләү максатыннан җитештерүне арттыру ихтыяҗы тумас иде. Табигать чәчәк атар, кешеләр күпкә гармониялерәк тормышта яшәр иде. Коронакризис дигән нәрсә дә булмас иде. Чир тарала калса, кешеләр тыныч кына бикләнер, кредит түлисе бар, дип истериягә бирелмәс, көн-төн эшкә чабарга мәҗбүр булмас иде. Ике-өч атналык тулы карантин хәл итәр иде пандемия проблемасын.
 
Ә болай карагыз: россиялеләр микрофинанс оешмаларыннан кредит алу өчен машиналарын залогка сала башлаганнар. 30 көнлек микрокредит ставкасы – 350,3 процент, бер еллыкныкы – 99,4. Ничек түләп бетермәк кирәк ул кадәр акчаны. Ун эштә эшләсәң дә, мөмкин түгел бит бу. Автомобилеңнән дә колак кагасын, рибачыларга бирәсең дә кала әле. Баерга омтылып, фәкыйрьләнү менә шул инде.
 
Рәшит Фәтхрахманов
 
Фото: pixabay.com

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»