|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2020 Матбугат
Бөгелмәдә танылган журналист селфи ясаганда үлгән?Бөгелмәдә танылган журналист Сергей Голубев вафат. Хәвефле хәл 10 май көнне килеп чыккан. Шуннан 19 майга кадәр комада булган. Бу турыда «БИЗНЕС Online» яза. Әлеге басма хәбәр итүенчә, фаҗига селфи ясарга теләү аркасында килеп чыккан. Егет бу җирлектәге иң зур тау башыннан егылып төшкән. Журналистның үлемен «БИЗНЕС Online»га аның танышы Эдуард Прокопьев та раслый. Сергей Голубев Бөгелмә телевидениесында, шәһәр газетасында эшләгән иде. Спорт тапшырулары, иҗтимагый-сәяси проектлар ясады. Соңгы вакытта Бөгелмә шахмат мәктәбендә тренер булып хезмәт иткән. Сергей Голубев белән хушлашу 22 май көнне 13:00 сәгатьтә Бөгелмәнең Октябрьская урамы, 19 йорт адресы буенча узачак.
Фото: https://vk.com/id31730647
--- |
Иң күп укылган
|