|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2020 Дин
Рамазан аеның соңгы атнасында «Рәхмәтулла» мәчете төзелешенә үз өлешебезне кертик!Узган ел Казанның Авиатөзелеш районында «Рәхмәтулла» мәчете төзелеше башланган иде. Бүгенге көндә мәчетнең диварлары тулысынча күтәрелгән, төзелеш эшләрен башкаручы «Ханский дом» ширкәте манараны “очлау”, түбә ябу, бинаны тышкы яктан җылыту белән мәшгуль. Эчтә дә эш кайный: вентиляция каналлары урнаштырылган, электр чыбыкларын сузу эшләре башкарыла. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев әйтүенә караганда, мәхәллә халкы ярдәм кулы сузучы һәр кешегә рәхмәтле. Аллаһ йортының ачылу вакытына килгәндә, эш темплары сүрелмәсә, көзен яки кышын мәчетне ачу мөмкинлеге бар икән.
Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр Сбербанкның 4276 6200 1534 1575 номерлы картасына акчалата ярдәм күчерә ала. Бу очракта иганәне “мәчет төзелешенә” дип имзаларга кирәк.
Зәкят, фитыр, фидия тапшырырга теләүчеләрдән, әлеге төр сәдакаларның исемен язулары сорала. Алар исә, аерым тупланып, бәйрәм көнендә мохтаҗ гаиләләргә таратылачак.
Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, Аллаһ илчесе Мөхәммәт салләллаһү галәйһи вә сәлләм юмартларны болай дип сөендергән: “Һәр иртәдә җир йөзенә ике фәрештә иңәр. Берсе: “Я, Раббым, юмартларның малларын арттыр”, икенчесе: “Я, Раббым, сараннарның малларын кимет”, - дип дога кылырлар икән”. Юмартлардан булып, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын!
Мәчет төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр шулай Рөстәм хәзрәт Ясәвиевнең үзе белән дә элемтәгә керә ала. Телефоны 89172700840
"Матбугат.ру" укучыларына «Рәхмәтулла» мәчете төзелешеннән берничә фото тәкъдим итәбез. Шулай ук булачак гыйбадәт йортының инстаграмда үз аккаунты да бар. Язылыгыз һәм күзәтеп барыгыз:
https://www.instagram.com/mechetrakhmatulla/
--- |
Иң күп укылган
|