|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2020 Шоу-бизнес
Путинга Заворотнюкны дәвалау турында сөйләгәннәрАнастасия Заворотнюкка ярдәм итә алган дару уйлап табылган. Русия Фәннәр академиясенең молекуляр биология институтында яман шешнең терминаль стадиясенә каршы көрәшү технологиясен эшләгәннәр, ул актриса Анастасия Заворотнюкны дәвалауда ярдәм итә ала. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә институт директоры Александр Макаров сөйләгән.
РИА "Новости" хәбәр иткәнчә, ул дүртенче стадиядә авыруларда тикшерү үтә торган технологиянең нәтиҗәлелеге турында хәбәр итә. Макаров билгеләп үткәнчә, кайбер пациентларның хәле яхшыра һәм алар нормаль яшәү рәвеше алып бара башлый.
"Глиобластома — яман шеш очрагында бу аеруча яхшы күренә, ул безнең әйдәп баручы артистларда, мәдәният эшлеклеләрендә шактый очрый һәм авыр нәтиҗәләргә китерә башлады. Әлегә Анастасия Заворотнюк кына көрәшә, һәм без дә бу эштә катнашырга тырышабыз", — дип сөйли Макаров.
Аның сүзләренә караганда, актрисаның туганнары институтка аның шешенең күзәнәкләрен тапшырган, шуннан соң аларны үтерүче вируслар сайланган. "Әмма әлегә аның хәле безнең технологияне кулланырлык дәрәҗәдә хәвефле түгел", — дип өсти Макаров. Ул аңлатканча, гадәттә глиобластомалы пациентлар ел ярымнан артык яшәми икән, технологияне кулланганнан соң, яшәү вакыты өч елдан озагракка сузылырга мөмкин.
Заворотнюкның авырып китүе турында узган елның августында билгеле булды, әмма актрисаның туганнары бу мәгълүматны озак яшереп килде. Аннары алар Анастасиянең глиобластомадан дәвалануын раслады.
Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|