Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2020 Мәдәният
Рифат Фәттахов:"Экологик чиста, хуш исле икмәк". Танылган продюсердан ипи РЕЦЕПТЫРәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов язылучыларын ипи пешерү осталыгы белән шаккатырды. Инстаграмда элгән фотосыннан күренгәнчә, ипи бик матур һәм тәмле чыккан. Кибетләргә кат- кат йөргәнче, рәхим итеп сезгә өйдә пешкән ИПИ РЕЦЕПТЫ:
⠀
- ярты литр су;
- 50 мл. үсемлек мае;
- бер йомырка;
- 10 гр. чүпрә; - 600 гр. арыш оны;
- 50 гр. көрпә;
- тәменчә тоз.
Боларны барысын да бутап, камыр изәбез. Һәм бер- ике сәгатькә ачытырга куябыз.
Әзер камырны формага салып, 180 градуслы духовкада 50 минут чамасы пешерәбез.
⠀
Нәтиҗәдә табыннарыгызда - экологик чиста, хуш исле икмәк!
--- |
Иң күп укылган
|