|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2020 Җәмгыять
"Мин аның тууын бик көтәм". Кызмы-малаймы: Лилия Тимергалиева-Сәлахетдинова кемне көткәнен әйттеШагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваны бәби табарга Мәскәүгә алып киткәнәр дип язган идек. Куркыныч зур булуга карамастан, табиблар аңа һәрьяклап ярдәм вәгъдә итәләр. Лилия үзе исә туачак сабыйның сәламәт булуы хакында язды: "Сынаулар айлары узды, консилиумнарда безне: "Өзәргә кирәк!" - дип куркыттылар. Бу котылгысыз хөкем карары кебек яңгырады! Мин барысын да аңлыйм, менә хәзер реамобильдә Мәскәүгә барганда да уйлыйм: без тормыш иптәшем белән җиңел юл сайламадык, гәрчә гомер буе җиңел юл сайламасак та. Куркуга карамастан, без тормышны сайладык һәм мин үкенмим, чөнки бу бик яхшы. Хәзерге вакытта бала сәламәт - бу бәхет түгелме!? Аз гына гына вакыт калып бара, без иншалла, яңа елмаюны күрербез, сабый тавышын ишетербез һәм әти-әни булуның бәхетле минутларын сизәрбез", - дип уртаклашты булачак әни. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Лилия малай көтә икән. "Үземне яхшы хис итәм. Хәзерге вакытта мин Мәскәүнең алдынгы медүзәкләренең берсендә ятам һәм әни булырга әзерләнәм. Ирем әлегә Казанда калды. Баланы кесарев кисеме ярдәмендә табачакмын", - дип сөйләгән ул журналистларга.
Лилиянең ире Ришат хатыны өчен бик борчылуын, сагынуын әйтә.
"Без аның белән һәрчак элемтәдә торабыз.УЗИ буенча безнең улыбыз булачак, мин аның тууын бик көтәм, Лилия һәм бала артыннан Мәскәүгә барачакмын. Бәлки, бу ике-өч атнадан соң ук булыр. Бала табу имин узар дип ышанам", - ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|