|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2020 Дин
Фитыр сәдакасы кемнәргә бирелергә тиеш?Фитыр сәдакасы бирү ваҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр бары тик мохтаҗларга гына бирелә (әти-әнигә, туганыңа, мәчеткә, имамга, мәдрәсәгә түгел). Ләкин әгәр мәчет шушы мохтаҗларга таратуны үз өстенә алып башкарса, мәчеткә бирергә ярый. Фитырны шулай ук мохтаҗларга юнәлтү өчен Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды да кабул итә: +7 987 225-33-22, (843) 590-27-65. Фитыр сәдакасының мәгънәсе – ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итү.
Фитыр сәдакасы Ураза бәйрәме белән бәйле рәвештә бирелә. Пәйгамбәребез фитыр сәдакасын барлык ир-ат һәм хатын-кызларга, кечесенә һәм өлкәненә, Рамазан аенда бирергә кушкан.
"Матбугат.ру"га Татарстанның Диния нәзарәтендә аңлатып үтүләренчә, сәдаканың күләмен Пәйгамбәребез билгеләгән, бу - бер сагъ (якынча тугыз кадак ясмык сыярлык савыт) тулысынча хөрмә, яки арпа, яки йөзем, яки ярты сагъ бодай (яисә он).
Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фәкыйрьләргә моны, бодай урынына, аның акчалата нисбәтендә бирергә мөмкин дип исәплиләр, чөнки фәкыйрьләрнең мохтаҗлыгы бер ризык кына булмаска мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|